Уважаемые жители района!

29 декабря 2017 г., пятница

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелемнән Яңа 2018 ел белән котлыйм.

Әлеге матур һәм якты бәйрәм һәрберебезнең күңелендә үзенчәлекле урын алып тора. Елның суык фасылына карамастан, бу, чын мәгънәсендә, җылы бәйрәм! Ул якын кешеләребез белән аралашуда күңел җылылыгы, якты өметләр, шәфкатьлелек һәм кешелеклелеккә ышаныч уята, үзе белән могҗиза, мәхәббәт алып килә.

Яңа ел бәйрәме алдыннан без үткән елга  йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Сезне  сөендергән матур вакыйгалар киләсе елда да үзенең дәвамын тапсын. 2018 ел бәхетле мизгелләр, тынычлык, һәрбер гаиләгә сәламәтлек, иминлек,  муллык алып килсен, киләчәккә өметне ныгытсын, эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын! Иртәге көнгә ышаныч, хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Яңа ел белән!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International