Бүләк алуы күңелле

2017 елның 8 сентябре, җомга

Бүләк алуы күңелле

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте елга ике тапкыр, ягъни, вакытлы матбугатка язылу кампаниясе чорында, үз газета–журналларына язылучылар арасында “Газета–журналларга язылган өчен телевизор” дигән акция оештыра.

Акциянең шарты гади. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан чыгарылган өчтән дә ким булмаган газета–журналга алты айга язылырга һәм квитанцияләре күчермәләрен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресына яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына телефон номерыгызны күрсәтеп һәм акция дип язып җибәрергә генә кирәк. Тик шунысы бар, монда башка матбугат чаралары квитанцияләре саналмый. Акциядә элеккеләрендә җиңү яулап, бүләкләр алганнар да катнаша ала.

Шунысы куанычлы, безнең райондашлар бу акциядә бик актив катнашалар. Аеруча укытучылар. Җиңүләр дә яулыйлар. Бер ел да бүләк алмый калмыйлар. Узганында төп приз – төсле санлы телевизор да безнең районга эләкте. Аны Яңа Кырлай урта мәктәбе укытучысы Фирдания Мифтахетдинова отты.

Икенче яртыеллыкка газета–журналларга язылу кампаниясендә дә иң күп катнашучылар безнең районнан. Бүләкләр отучылар да бар. Шуларның берсе – барлык катнашучылар арасында иң зур суммага вакытлы матбугатка язылганы – беренче яртыеллыкта телевизорга ия булган Яңа Кырлай урта мәктәбе укытучысы Фирдания Мифтахетдинова. “Бәхет эшедер инде”, – ди Фирдания елмаеп. Ә, бәлки, игелеге өчендер. Ул ел да бик күп төрле газета–журналга, “Гаилә һәм мәктәп”, “Казан утлары”, “Мәгариф”, “Сөембикә”, “Арча хәбәрләре”, “Салават күпере”, “Тылсымлы куллар” һәм башкаларга, языла. Үзе укып чыкканнан соң шкафка җыеп куймый, мәктәп китапханәсенә (ул башлангыч сыйныф укытучысы, шул ук вакытта мәктәп китапханәсендә дә эшли) алып килә, дәресләрдә бик уңышлы куллана.

Шул ук мәктәптә инглиз теле укытучы Рәмзия Рәхимова сарык йоныннан эшләнгән җылы одеял отты.

– Авылда вакытлы матбугатка иң күп язылучы мин. 13 төрле газета–журнал алдырам. Шуларның бишесе “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенеке. Араларында дәресләргә, үз фәнемә кагылышлылары да бар.  Укытучы даими үз өстендә эшләргә, үсәргә, заман белән бергә атлап барырга тиеш. Газета–журналлар бу өлкәдә дә зур файда, – ди ул.

  “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин  Фирдания Мифтахетдинова белән Рәмзия Рәхимовага бүләкне Яңа Кырлайга барып, беренче сентябрь көнне тантаналы линейкада тапшырды.

Хәсәншәех мәктәбенә дә без шушы көнне һәм шушы ният белән бардык. Барлык укучылар, хезмәттәшләре, ата–аналар янында бүләк алу укытучы өчен үзе дәрәҗә бит ул. Биредә бүләкне без башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Таҗиевага тапшыр-дык.

– Мин дә, ирем Айрат та (мәрхүм инде) укытучылар. Бергә язылабыз. Мин “Гаилә һәм мәктәп”не алдырсам, ул “Мәгарифне үз итә иде. Район газетасын яратып укып, район яңалыклары белән танышып бардык, – диде Гөлшат Таҗиева. – Ә бу акциядә беренче тапкыр катнашуым.    

“Казан арты” тарих–этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гариповка бүләк шәһәр һәм республика көненә багышланган тантана вакытында бирелде.

– Квитанцияләрнең күчермәләрен кечкенә кызым Ләйлә җибәргән. “Менә бит, әти, юрган булса да оттың”, – диде бүләк отуым турында белгәч. Мин гомер буе күп итеп газета–журнал алдырам. Бу юлы да сигез төрлегә язылдым. “Казан утлары” журналын бик яратып укыйм. “Арча хәбәрләре” өстәл газетасына әверелде, – диде ул.

Шәфигулла Гарипов безнең даими хәбәрчебез дә. Районыбыздан чыккан танылган шәхесләр, район тарихы һәм башка темалар буенча бик матур мәкаләләр язып җибәрә.

Бүләк оту өчен акциядә катнашырга гына кирәк. Ә моның бернинди авырлыгы юк. Катнашыгыз, җиңегез, бүләк ияләре булыгыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International