Тәҗрибәле карак барын да булдыра

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Тәҗрибәле карак барын да булдыра

2017 елның 19 маенда элек хөкем ителгән Геннадий Семенов чит әйберләрне караштыргалап Арча шәһәре урамнары буйлап йөри. Әдәбият һәм сәнгать музее бинасы яныннан үтеп барганда ул экскурсиягә килгән бер төркем кешеләргә игътибар итә. Тәҗрибәле карак андый вакытта әйберләрне гадәттә кием элгечтә калдыруларын белә. Бераз көтеп торганнан соң ул бинага керә, музей хезмәткәрләре юклыгыннан файдаланып, кием элгеч янына килеп хатын–кыз сумкасыннан акча янчыгы эләктерә һәм шыпырт кына чыгып китә.

Янчыкта акча гына түгел, банк картасы да була. Карак анда банк картасының пинкодын да табып ала. Шул ук көнне ул банкомат янына килә, күзем начар күрә дип, шунда булган кешеләрдән акча алып бирүне сорый. Тегеләр аны–моны уйламыйча, 4 мең сум акча алып бирәләр.

Тикшерү  күрсәткәнчә, әлеге урлашуга булышкан берничә сәбәп бар. Беренчедән, музейда килгән кешеләр милке тиешенчә  сакланмый. Икенчедән, зыян күрүче хатын–кыз банк картасы мәгълүматларын тиешенчә сакламый.

Шулай ук таныш булмаган иргә акча алуда күрсәтелгән булышлык та каракны үсендереп җибәрә.

Суд карары белән Геннадий Семенов урлауда гаепле дип табылды һәм 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Суд аның яшен, гаебен тануын һәм ирекле рәвештә килгән зыянны  түләвен исәпкә алды.

Суд карары законлы көченә керде.

Радик Хәбибуллин, Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International