Салкын кыш куркытмый

2017 елның 22 сентябре, җомга

Салкын кыш куркытмый

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинның 1039нчы номерлы карары нигезендә 18 сентябрьдән Арчада 2017–2018нче ягу сезоны башланган. Җылылык балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәгә, бассейнга беренчеләрдән булып җибәрелгән. Бу хакта безгә район башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хезмәтләр, энергетика һәм элемтә буенча сектор җитәкчесе Илфат Рәхимов хәбәр итте.

Ә 2017–2018 елгы ягулык сезонына әзерлек җәй уртасында ук башланып киткән.

– Комиссия, штаб, ягулык сезонына әзерләү буенча махсус план төзелә. Бөтен социаль объектларда булып, карап, тикшереп, тиешле чараларны күрәләр, төзекләндерәләр, алыштыралар, үзәктән җылытылганнарында җылылык үтүче торбаларны юдыралар һәм башка тиешле эшләрне башкаралар. 100 процент эш башкарылганчы мәгълүмат Татарстан Республикасы Архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына, дәүләт торак инспекциясенә юллана, ягъни мониторингка эленә. Әзер булмаган очракта паспортка кул куелмый. Ә паспорт алу өчен җиде төрле акт кына алырга кирәк. Барысы да түләүле. Паспорт алганнан соң гына җылылык җибәрергә наряд кайта, – дип аңлатты Илфат Рәхимов. – Котельныйлар операторлары да ягу сезонына әзер. Аларны укыттык, яңадан аттестация үткәрдек.

Күпфатирлы йортларда да һәр фатирга әзерлек паспорты ясала, төтен юллары тикшерелеп, актлар төзелә, кирәк булган очракта төзекләндерү эшләре алып барыла.

Безнең районның шундый өстенлеге бар, күпкатлы йортларның (барлыгы 206 йорт) барлык фатирларында (шулай ук күпчелек социаль объектларда, оешма, учреждениеләрдә) шәхси җылыту казаннары урнаштырылган. Сызгановлар урамындагы алты фатирлы 17нче йорттан башка. Бу йорттагы фатирларга җылылык үзәк җылылык челтәре аша килә.

– “Тепло-сервис” ширкәте барлыгы 11 котельныйга хезмәт күрсәтә. Бу эшкә ширкәт җитәкчесе Тәлгать Миндубаев зур җаваплылык белән карый. Вакытында җылылык җибәрү аның тырышлыгы нәтиҗәсе, – диде әңгәмәдәшебез. – Иң зур котельный Галактионов урамында. Аннан җылылык хастаханәгә, беренче, икенче мәктәпкә, бассейнга, мунча бинасына китә. Бишенче, алтынчы, тугызынчы балалар бакчасында, “Бәләкәч” балалар бакчасында, бишенче гимназиядә модульле-блоклы котельныйлар.

Яңа Кенәрдә дә өч котельный әлеге оешма карамагында. Моңа хастаханә, урта мәктәп, интернат мәктәп, балалар бакчасы керә.

Районның башка балалар бакчаларында, мәктәп- ләрендә, мәдәният учреждениеләрендә, оешмаларда шәхси газ казаннары урнаштырылган.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне бүген салкыннар куркытмый. Чөнки фатирлары җылы. Кирәк икән шәхси газ казаннарының төймәсенә генә басып җылыталар. Мәктәпләрдә укучы, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар, хастаханәдә дәваланучылар да җылыда. Илфат Рәхимов әйтүенчә, калган учреждение һәм оешмаларга да җылылык газ җибәрү өчен рөхсәт бирелү белән октябрь башларында җибәреләчәк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International