Гаепсезләр зыян күрә

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Гаепсезләр зыян күрә

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә хокук бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 528-ФЗ номерлы (31.12.2014) Федераль Закон 2015 елның 1 июленнән үз көченә керде.

– Ягъни Россия Федерациясенең Җинаять кодексы 264.1 маддә белән тулыландырылды, – дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге сорау алу төркеме (группа дознания) җитәкчесе Раил Батталов. – Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җәзага тартылган кешене яңадан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта инде җинаять җавап- лылыгына тартуны күз алдында тота.

– Аңлавымча, бу закон алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итеп җаваплылыкка тартылган, шуңа да карамастан, яңадан исерек хәлдә руль артына утырган кешеләргә кагыла.

– Әйе, аларга карата җаваплылык көчәя. Тик моңа алкогольле эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итеп җаваплылыкка тартылган, шуңа да карамастан, яңадан исерек хәлдә руль артына утырганнар гына түгел, полиция хезмәткәрләре таләп иткәндә медицина тикшерүе үтүдән баш тартканнар һәм шулай ук исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итеп авария тудырып, кеше тормышына зыян китергән һәм шуның өчен суд карары нигезендә җавап тотканнар (Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264 маддәсе, 2,4,6 нчы бүлекләре) да керә. Яңа закон нигезендә 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр яки 1 елдан 2 елга кадәрге хезмәт хакы я башка табышы күләмендә штраф яки 2 елга ирегеннән мәхрүм итү каралган. Соңгы очракта ул 3 елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнә яки билгеле бер вазыйфаны алып бара алмаячак.

– Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җавап-
лылыкны кырысландыру уңай нәтиҗәләр бирдеме?

– Кызганыч, җаваплылыкны кырысландыруга карамастан, Арча районында андый җинаятьләр очрап тора. Мәсәлән, 2015 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең сорау алу төркеме тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча ике җинаять эше кузгатылса, 2016 елда аларның саны унга җитте. 2017 елның әле тугыз ае гына үтте, әмма шушы вакыт эчендә генә дә әлеге категория буенча 18 җинаять эше кузгатылды. Тикшерелгән һәр эш судка җибәрелде һәм барысы буенча да карар чыгарылды. Болары әле исерек хәлдә кат–кат руль артына утырып, ниһаять, хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзенә чалынганнары һәм алар тарафыннан тоткарланганнары гына. Безнең хезмәткәрләр күрмәгәннәре күпме? Алар һаман да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас боза торалар. Тик онытмасыннар иде, моның белән алар үзләренә генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашкан бер гаепсез кешеләрнең тормышына да куркыныч тудыралар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International