Азан тавышы авылыбызга нур өстәсен иде

2017 елның 6 октябре, җомга

Азан тавышы авылыбызга нур өстәсен иде

Беркөн редакциягә Казаклар авылы имамы Мансур Шәйхетдинов керде. Зур эш белән йөри – авыл мәчетен торгызу.

– Күрше авыл мәчетен ачканда район башлыгы Илшат Нуриев белән сөйләшеп киттек. Мин аңа иске мәчетне торгызу хыялы белән йөргәнемне сөйләдем. Килеп карады. “Бу мәчетне торгызудан файда юк, янына икенчене салыгыз. Ярдәм итәрмен”, – диде.

Казаклар авылында 100 елдан артык тарихы булган, карап тормагач, ярым җимерек хәлгә килгән агачтан эшләнгән мәчет бинасы бар. Мансур хәзрәт әйтүенчә, ул 1913–1914 елларда салынган. 1937 елда манарасын кискәннәр. 1956 елга кадәр мәктәп ролен үтәгән, аннан клуб булган. Тора-бара бөтенләй ябылган. Хәзерге вакытта дүрт стена белән түбәсе генә калган.

– Ә мәчеткә кая йөрисез? – дип сорыйм.

– Мин 2009 елдан бирле имам булып торам. Башта Сикертән, аннан Гөберчәк мәчетенә йөрдем. Әле менә буш торган бер өйне вакытлыча биреп тордылар. Шунда җыелабыз.

– Күп кеше буламы?

– Гаетләрдә күп кеше җыела. Даими берничә кеше йөри. Авыл да кечкенә бит. 19 йортлык кына.

– Яңа мәчет салу буенча эш башландымы соң әле?

– Әйе, сентябрьдә тотындык. Район башлыгы Илшат Нуриевка чын күңелдән рәхмәтлемен. Сүзендә торды. Аның сөйләшүе буенча оешмалар ярдәмгә килде. “АСПК” акционерлык җәмгыяте кирпеч бирде, стеналары күтәрелеп килә инде. Лесхоз урманчылыгы агач материаллар вәгъдә итте. “Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев кирпеч кайтартты, акчалата ярдәм күрсәтте. “Металл” ширкәте тимер материаллар белән булышты. Тик моның белән генә булмый. Түбә астына кергәннән соң да эше бик күп бит әле аның. Барысына да акча кирәк. Хәзер менә төзүчеләр белән исәп-хисап ясыйсы бар. Без бүген авылдашларның, авылдан чыгып китеп читтә яшәүчеләрнең, гомумән, булышырга теләгән бар кешенең ярдәменә мохтаҗ. Уртак көч һәм тырышлык белән безнең авылга да нур өстәп азан тавышы яңгырасын иде.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International