Утны, суны кичкән Үзбәк абый

2017 елның 6 октябре, җомга

Утны, суны кичкән Үзбәк абый

Арчада яшәүче Үзбәк Сабировка 90 яшь тулды. Бу уңайдан аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Үзбәк Сабировичны шәһәрдә генә түгел, районда да кем генә белми икән? Аеруча өлкән буын. 48 ел хезмәт стажы булган, гомер буе сәүдә өлкәсендә, җитәкче урыннарда эшләгән, “Атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган, олы ихтирам казанган кеше ул. Хезмәт юлын да 7 сыйныфтан соң ук бригадир булып башлап җибәргән.

– Сугыш чоры бит. Ул чакта укый–яза белсәң, (мин үзем Югары Масрада туып-үстем) җитәкче урыннарга алалар да куялар, – дип аңлатып үтте Үзбәк Сабиров. – Әти минем гражданнар сугышында катнаша, 1918 елдан партия әгъзасы. 1942 елда үзе теләп фронтка китте. Абыйны да сугышка алдылар. Авылдан күп кеше китте. Шулай җитәкчелек итү минем кебек малайлар кулына калды. “Масра” колхозында эшләдем. Иң беренчеләрдән булып лобогрейкада урак урдым. Язын 10 километр арадан күтәреп симәнә ташыдым. Ат белән урман чыгардым. Әле дә хәтерлим, Курса Разъездында боздан эшләнгән трап иде. Ат тая (алар да ач бит), йөк ава, аны газапланып төйибез. Аннан өч айлык тракторчылар курсын тәмамлап, төрле колхозларда тракторда эшләргә туры килде.

1944 елда егетне армиягә алалар. Башта Пенза өлкәсендә алты ай өйрәнүдә була, аннан Иркутск шәһәренә җибәрәләр. Пензада ачлы–туклы яшәп, сөяк-кә калган солдатларның биредә тамаклары туя, икмәген дә, май, шикәрен, ботка, ашын да бирәләр. Әмма бер айдан солдатларны коралландырып Ерак Көнчыгышка, Хабаровск өлкәсенә японнарга каршы сугышка җибәрәләр. Барып кына өлгерә алмыйлар, юлда Япония белән сугыш бетүе турында хәбәр алалар. Аларга тайга урманында япон әсирләрен сакларга туры килә.

– 1947 елның маеннан Одессада хезмәт иттем, “Черная кошка” бандасын, 1949 елда Украинада бандеровчыларны тар–мар итүдә катнаштым. Өйгә 1951 елны гына кайттым, – ди ветеран.

Армиядән соң хезмәт биографиясен ул Арча пекарнясында экспедитор булып башлый. Озакламый Мөндеш сельпосына рәис ярдәмчесе, аннан рәис итеп куялар.

– Шунда Төрнәле сельпосын да Мөндешнекенә кушып куйдылар. 700 курсанты булган механик училище, ашханә, пекарня да минем карамакка күчте. Бик начар шартлар иде анда. Чиләк белән су ташу, чи утынны кисеп яру – барын да яшь кызлар башкара иде. Училище директоры белән сөйләшеп, махсус кеше билгеләп куйдык. Курсантларны тукландыру проблемасы да хәл ителде. Моның өчен Татпотребсоюз рәисенә хат юлларга туры килде, – дип бүгенгедәй хәтерләп сөйли Үзбәк Сабиров.

Районның башка сельполарын да җитәкли әле ул. Үзен эштә күрсәткән яшь, булдыклы егетне әле бер, әле икенче сельпога тәртип урнаштырырга җибәрәләр. Партия кая кушса, шунда бара ул, намус белән эшли, җитәкчеләрнең ышанычын аклый. Күп яңалыклар кертә, кибетләр санын арттыруга, кадрлар белән эшкә дә зур игътибар бирә. Райпотребсоюз аша товар белән тәэмин итү начар булу сәбәпле, әйберләрне Казаннан үзләре алып кайтуны оештыра.

1973 елда Арча бистәсе Советы җитәкчесе итеп сайлана. Әмма сәүдә өлкәсендә үз эшенең остасына әверелгән җитәкченең урыны һәрчак шунда булырга тиешлекне аңлап, аны Арча ваклап сату сәүдә предприятиесенә директор итеп куялар. Лаеклы ялга киткәнче Үзбәк Сабиров шушы урынны били. Кая гына эшләмәсен, үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә, җитәкчеләрнең дә, үз кул астында булган коллективларның да, халыкның да ихтирамын яулый.

Гаиләдә дә яраткан ир, әти, дәү әти. Дания апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның җиде онык- лары, җиде оныкчык- лары бар. Кызлары Гөлнур, Гөлшат, уллары Дамир, кияүләре, килене өчен ул бүген дә зур терәк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International