Авырлыклардан курыкмаган

2017 елның 6 октябре, җомга

Авырлыклардан курыкмаган

Шушы көннәрдә Шәфигуллина Мөршидә Гарәфи кызының 90 яшьлек юбилее булды.

Ул Иске Йорт авылында туа, гаиләдә олы бала була. Олы бала буларак кечкенәдән үк сеңлесен һәм дүрт энесен кайгыртып, әти- әнисенә йорт эшләрендә булышып үсә. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк әтисе фронтка китә һәм 14 яшендә әнисенең гаиләдә төп ярдәмчесе булып кала. Яшь булуына карамастан, аңа урман кисүдә, колхозда төрле эшләрдә катнашырга туры килә.

– Мин кечкенәдән гәүдәле дә, көчле дә идем, – дип искә ала ул. – Шуңа күрә күп вакыт олы хатын-кызлар белән Арча элеваторыннан орлык та- шырга җибәрәләр иде, – ди. Күтәреп кайткан йөкнең иң авыры аныкы була. Шуннан колхоздан иң көчле атның кушаматын аңа тагалар – Кикимир дип йөртә башлыйлар.

Кичләрен әнисе белән фронттагы сугышчыларга бүрек, тире бия- ләйләр тегәләр. Ә инде энесе Гыйльметдин тракторга утыргач, ул аның белән плугарь булып эшли. Шулай итеп күп балалы гаиләнең төп туйдыручысына әйләнә.

1950 елны күрше Гәптелфәрт белән гаилә корып җибәрәләр һәм Арчада яши башлыйлар, чөнки егет ул вакытта инде районның авыл хуҗалыгы бүлегендә хисапчы булып эшли. Гомере буе партия, совет органнарында республиканың төрле районнарында җаваплы, җитәкче хезмәттә була.

Ә гаиләдәге барлык эшләр, мәшәкатьләр Мөршидә апа җилкәсендә була. Балаларын кечкенәдән барлык йорт эшләрендә катнаш- тырып, тырыш хезмәт белән яшәргә өйрәтә. Аның күңел җылысы, игътибары, сый-хөрмәте барлык туганнарга, якыннарга җитә. Ул гомере буе, татар хатын-кызларына хас булганча, ирен бик олылап яши. Алар бер-берсен хөрмәт, ихтирам итеп гомер кичерәләр. Үзара мөнәсәбәтләре, яшәү рәвешләре балаларына гомер буе үрнәк булып тора. Дөрес тәрбия бирергә тырышалар, белем алырга һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр.

Мөршидә апа күп еллар балалар бакчаларында аш пешерүче булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, үз хезмәтен яратып, намус белән башкара.

Иренең мәрхүм булуына инде 20 ел. Туганнарыннан да бер генә энесе исән. Ул бүген кадер-хөрмәттә, үзенең нигезендә улы Илдар белән килене Венера тәрбиясендә яши. Дүрт баласы, килене, өч кияү, тугыз оныгы, унбиш оныкчыгы, оныкларның сигез кияү-киленнәре – барлыгы 40 кеше, аны юбилее белән тәбрик иттеләр. Район башлыгы Илшат Нуриев килеп, хәлен сорашып, котлап, бүләкләр тапшырып китте. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне тазалыкта, тынычлыкта яшәргә насыйп итсен.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International