Иске Йорт киленнәре

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Иске Йорт киленнәре

Иске Йорт 110 кешесе булган 30 хуҗалыклы авыл. Үзенә күрә кечкенә генә клубы да бар. Артистлар килмәсә дә, концертлар, спектакльләр куелмаса да, төрле чаралар үткәреп, үз–үзләренең күңелләрен күреп, тыныч кына яшәп яталар. Узган атнада шундый чараларның берсендә катнашырга да туры килде.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылды ул. “Гомер буе шушы авылда яшәп, күп хезмәт керткән авылыбыз ак әбиләре, ак бабайларына ихтирам йөзеннән үткәрергә булдык, – ди Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов. – Алар өчен игътибар бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк”.

Өлкәннәр җыелган арада кайберләре белән аралашырга да өлгердек. Иң кызыгы – хатын–кызларның күбесе бу авыл егетләренә кияүгә чыгып, шушында гомерлеккә төпләнеп калган киленнәр булып чыкты. Һәм аларның һәрберсенең үз язмышы.

– Мин үзем Биектау районының Зур Кавал авылыннан. Бу авылга килеп яши башлавыма 38 ел. 16 ел почтада эшләдем. Өчиледән Иске Йортка

почта ташыдым, – ди хезмәт ветераны Сания Хисмәтуллина. – Ул заманда газап иде ул. Көн саен алты километр җәяү йөрдек. Газета–журналлары, посылкалары дөнья кадәр килә иде. Кышын чана белән өстерәп алып кайт-кан вакытлар да булды.

Наҗия Сәләхиева Яңа Тормыш авылыннан. Хәзер ул авыл юк инде. 1961 елда кияүгә чыгып Иске Йортка килгән. Бер ел почтада эшләгәннән соң фермага кергән. Анда үгезләр дә, таналар, бозаулар да, хәтта чеби, тавыклар да караган.

– 24 ел гомерем фермада үтте, – ди ул. – Шуның 16 елын сарыклар тәрбияләдем. 500 башка җиткердем. Сарык үрчетү җиңел хезмәт түгел. Бик вак һәм мәкерле терлек ул. Бәтиләрен имезү үзе генә ни тора. Аннан ул чакта бар эш кул белән башкарыла. Түздек инде.

Хезмәтен күрәләр. Ике ел рәсеме район Мактау тактасында тора, район батыры була, “Аерым хезмәт күрсәткән өчен” медале, ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта улы белән яши. 2003 елда ирен, 2004 елда бер–бер артлы ике улын югалта.

–Кайсыгызны гына алма, һәрберегезнең тормышы үзе бер тарих. Нинди авыр елларда хезмәт иттегез. 36 гектар бәрәңгене 6–7 хатын–кыз ала иде бит. Кул белән әле. Терлекчелектә дә, игенчелектә дә хуҗалыгыбыз алдынгылыкны бирмәде. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе ул, – диде Радик Шәяхмәтов аларга мөрәҗәгать итеп. – Хәзер тормышлар яхшырды. Мул яшибез. Шуның игелеген күрегез, исән–сау булыгыз.

Бәйрәм сый тулы өстәл артында үтте. Аны күңелле итеп Фәрхат Зыятов алып барды. Ул өлкәннәрнең һәрберсенә сүз биреп, яшьлек елларына алып кайтты. Бар да бик теләп истәлекләре белән уртаклашты.

– Әти сугышка киткәндә миңа 8 яшь иде. Ул әйләнеп кайтмады. Әни гомер буе аны көтте, – диде Җәүһәрия Сәләхиева. – Үзем кияүгә чыккач Иркутскига киттем. Бетон заводында эшләдем. Аннан кайткач колхозда.

Зәйнәп Вильданова Казанда да, Кемеровода, Карагандада да яши. Ә бәхетен Иске Йортта таба. Ире Хәйдәр белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Үзе фермада 30 ел сарыклар карый.

Равил Фазлыевны 7 сыйныф тәмамлаганнан соң колхозга бригадир итеп куялар. 1943 елның ноябрендә армиягә алына. Шунда ук егетне фронтка җибәрәләр. 7 елдан соң гына кайта. Сугыштан соң да ун ел бригадир, аннан 23 ел зоотехник булып эшли. Хатыны Шаһидә апа белән (мәрхүмә инде) өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта Равил абый улы Радик гаиләсендә яши. Быел аңа 91 яшь тулды.

Тыңлап торсаң, берсенең дә күңел казаны буш түгел, истәлекләр белән тулган. Әнә шулай аралашып, серләшеп озак утырды өлкәннәр. Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада җырчылары Рилә Абдрахманова, Динар Бариев, Расих Галимҗанов (оператор Илфат Шаһисламов) аларга яраткан көйләрен бүләк итте.

– Өлкәннәргә шундый матур кичә үткәреп, аларның күңелләрен күргән өчен зур рәхмәт, – диде соңыннан Фәнзилә Шәяхмәтова. – Бер–беребезгә кирәк һәм терәк булып озак еллар яшәргә язсын әле.

Өлкәннәрнең рәхмәт сүзләре шундый матур бәйрәм оештырган Радик Шәяхмәтовка иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International