Мин бары тик гади бер клиент

2017 елның 20 октябре, җомга

Мин бары тик гади бер клиент

Безгә ничек хезмәт күрсәтәләр? Һәркем өчен якын тема. Бу уңайдан берничә очракны язып үтәсе килә. Тискәре күренешләрне генә түгел, уңайларын да күрә белергә һәм язарга кирәк.

Күптән түгел кич белән безнең ике малай уйнап ишек пыяласын ватты. Берсенең беләзектән кулы киселде. Ярадан кан ага башлады. Канны туктаттык. Ярасы бик тирән булмаса да, озак тазарыр, җөе ямьсез калыр, зыяны булмасын дип, жыендык та район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә киттек. Анда безне ачык йөз белән яшь кенә бер шәфкать туташы каршы алды. Кем икәнебезне дә сорамыйча шунда ук баланы җитәкләп, кабул итү бүлмәсенә алып китте. Мин кабул итү ягына ишегалды аша әйләнеп кердем. Шул арада икенче каттагы хирургия бүлегеннән хирург Рамил Гыйләҗев төшеп тә җитте. Табиб елаган баланы (7 яшь) юатырга тырышып сөйләшә-сөйләшә яраны чистартып, ике урыннан җеп белән эләктереп тегеп куйды. Икенче көнне поликлиникага яраны бәйләү бүлмәсенә килергә кушты. Без район медицина хезмәткәрләренең, аерым алганда хирург Рамил Гыйләҗевның көттермичә тиз арада тиешле хезмәтне күрсәтүенә, бала белән җылы мөгамәләсенә (бала елаудан туктады) күңелебез булып кайтып киттек.

Моннан берничә ел элек шушы ук малайның (5 яшьлек вакыты булдымы икән) төнлә эче авыртып уянды. “Ашыгыч ярдәм” чакырттык. Тиз килеп җиттеләр. Һәм алып та киттеләр. Бала бит! Ни булмас! Без килүгә авыруларны кабул итү бүлмәсендә бар да хәрәкәткә килде. Ул вакытта да дежур хирург Рамил Гыйләҗев иде. Баланың канын алып, анализ ясадылар Сукыр эчәгесе түгелме икән, дип шикләнделәр. Әмма ул булып чыкмады. Авырту тиз басылды. Шулай да без хастаханәдә бер кич кунып кайттык. Ул вакытта да медицина хезмәткәрләренең бик тиз һәм дөрес итеп хезмәт күрсәтүләренә бик рәхмәтле булган идек.

Берьюлы махмырдан интеккән бер ир-атка “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килде. Ашыгыч ярдәмне чакыртканда сәбәпне сорамый калмыйлар. Турысын әйттем. “Махмырдан”, – дидем. Якыннары, ник махмырдан, дидең, килмәсләр, диделәр. Ышанасызмы, “Ашыгыч ярдәм” бик тиз килеп җитте һәм авыруга тиешле ярдәмне күрсәттеләр. Ул ир әле дә рәхмәт укый, килмәсәләр, исән каласы түгел идем, ди.

Монысы икенче тема. Әле бер көнне генә, узган җомгада кич белән Айваннан апа (Нурсөя) борчылып шалтырата:

– Казаннан кайтсам, өйдә ут юк, Арча РЭСына шалтырата алмассыңмы икән? – ди.

Төнлә кем йөрсен, килмәсләр дип, икеләнеп кенә Арча РЭСының телефон номерын җыям. Шалтыратуга диспетчер трубканы алды. Гозеремне әйттем. Диспетчер авырыксынмыйча:

– Счетчикны сүндереп, яндырып карадымы икән? – дип сорады.

– Әйе, – дигән җавапны ишеткәч, апаның телефон номерын язып алды һәм төгәл адресны сорап, адрес буенча ничек өйне эзләп табарга кирәклекне сорашты. Мин апага бу турыда шалтыратып әйттем.

Озак та үтмәде телефон шалтырады. Апа, килмәделәр, дип шалтырата торгандыр инде, дип трубканы алдым. Әмма трубканың теге башында шатлыклы тавыш ишетелде:

– Килделәр, сәбәп урамдагы чыбыкта булган икән. Бик зур рәхмәт инде аларга. Алай тиз килерләр, дип уйламаган идем.

Мин дә РЭС хезмәткәрләренең шулай тиз хезмәт күрсәтүләренә сөендем. Борчылган идем.

Шуны әйтеп үтәсе килә, редакция исеменнән сөйләшәдер, дип уйламагыз, мин бары тик, хөрмәтле газета укучылар, сезнең кебек гади бер клиент.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International