Фермерның сыеры сыйлы

2017 елның 20 октябре, җомга

Фермерның сыеры сыйлы

Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре хуҗалыкларда әзерләнгән азык һәм сыерларның кан анализларын тикшергәннән соң чаң суга: азыкның сыйфаты нормаларга туры килми, терлекләр организмында каротин җитми.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов моның сәбәпләре җәйнең үзенчәлекле килүе, азык әзерләү технологиясенең үтәлмәве белән аңлата.

– Үсемлекләрдәге каротин күләме 2010 елдан бирле төшә, – ди ул. – Бу бәлки туфрактагы структуралар үзгәрешенә бәйледер. Быел кояшлы, җылы көннәр аз булды, шуңа үсемлекләрдә каротин аз тупланды. Аннан сенажны 3–4 көндә салып бетереп, яхшылап таптап траншеяны кап- лап куярга кирәк. Шулай эшләмәгәндә сенажда зур күләмдә май кислотасы барлыкка килә.

Менә кайбер мисаллар. “Кишет” ширкәтеннән анализга китерелгән сенажда май кислотасы 4 процент. Начар ис килеп тора, ачы. Мондый азыкны буаз сыерларга, бозау-

ларга ашатырга ярамый. Гомумән, май кислотасы 0,3–0,6 проценттан артырга тиеш түгел. Бөтенләй булмаса бигрәк тә әйбәт. Әзерләнгән азыкны инде чыгарып ташлап булмый, симертүдәге терлекләргә акбур, аммиак суы, су пары, азык содасы, кальций содасы яки акбур белән сода катнашмасы белән эшкәрткәннән соң ашатырга була.

– Иң ансат һәм нәтиҗәле юл – акбур белән эшкәртү, – ди Р.Фәйзрахманов. – Акбур районда бар, бер тонна азыкка 4–6 килограмм җитә.

“Игенче” ширкәтенең “Түбән Аты” бүлекчәсендәге сенажда май кислотасы 5 процент.

Көтүдән кергәндә терлекләр гадәттә көр, таза була. Чөнки җәй буе үзе теләгәнчә ашап, витаминнар туплап калырга тиеш кебек. Әмма быел мондый өмет белән яшәп булмый. “Северный” ширкәтенең “Илдус” бригадасында кан анализы алынган ун сыерның җидесендә каротин, икесендә кальций түбән. Белгечләр рационга акбур, печән, яхшы сыйфатлы сенаж, ылыс кертергә, ачык һавада күбрәк йөртергә, витаминнар бирер-

гә киңәш итә.

“Игенче” ширкәтенең Зур Бирәзә фермасындагы 10 мөгезле эре терлекнең 9ында каротин, 2сендә кальций түбән. “Кырлай” ширкәтенең Иске Кырлай фермасында тикшерелгән ун терлекнең барысында да каротин, икесендә кальций җитми.

“Кишет” ширкәтендәге терлекләрдә каротин, кальций, фосфор нормадан түбән.

Каротин җитмәү нәрсәгә китерә соң?

– Терлекнең азыкны үзләштерү сәләте начарлана, – ди Ринат Фәйзрахманов. – Сыерларның аналыгында авырулар барлыкка килә, авыруларга тиз бирешә, теләккә килү чоры бозыла, яралгы һәлак була, үле бозау туа, исән туганы да яши алмый һ.б.

Кальций җитмәгәндә дә организмда җитди үзгәрешләр була, сөт барлыкка килү өчен күп кальций кирәк, ул булмаганда нерв системасы какшый, кан әйләнеше бозыла һ.б. Фосфор җитмәгәндә начар ашый башлый, йоны коела, хәлсезләнә һ.б.

Фәлән кадәр азык ашатабыз, сөт барыбер артмый, дип аптырап йөрмәү, белгечләр тәкъдимен үтәргә кирәклеген аңлар өчен шушы язылганнар җитеп торыр.

– Терлекләрнең кышлату чорына ярлы организм белән керүе ачык, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. – Шуңа күрә рационны баету юлларын эзләргә кирәк. Быел уҗымнар әйбәт, терлек организмы өчен шикәр дә кирәк бит, уҗымнар аңа бай. “Ватан” ширкәтендә сыерларны уҗымда йөртә башлагач 1 тонна сөт артты.

Мөндеш авылында яшәүче, районның танылган фермеры Хәлим Гарипов сыерлар рационына кабак, чөгендер дә керткән. Кабакны ферма янындагы буш яткан урында үстергәннәр. Аның 55 сыеры, 100дән артык терлеге бар. Мондый сый тагын кайда бар?

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International