Трактор кебек эшләгән

2017 елның 10 ноябре, җомга

Трактор кебек эшләгән

Ашабаш авылында яшәүче Мөнирә әби Сафиуллинага 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны юбилее белән котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Мөнирә әби Биектау районының Ямаширмә авылында туа. Колхозлар төзелгән, яңа авыллар барлыкка килгән еллар бу. Мөнирәнең әти–әнисе дә Ямаширмәдән 7–8 километрда, урман эчендә салынган Урал дигән авылга күченәләр. Бер ягы алма бакчалы нибары унөч йортлы бик матур авыл була ул.

Сугыш елларында кыз ат белән Коркачык элеваторына ашлык ташый. Күбесе кызлар. 70 килограммлы капчык күтәреп өске катка менгәннәрен егетләр авыз ачып карап тора. “Боларга өйләнергә дә була!” дип шаяртып та маташалар әле. Урман да кисә, окоп та казый кыз.

1949 елда Ашабаш егете Ризван Сафиуллинга кияүгә чыга. Кызганыч, нибары алты ел гына бергә яшәргә насыйп була аларга. Әтиләре үлгәндә малайлары Гос- манга 4 яшь, кызлары Фәниягә 10 ай гына була. 27 яшьлек хатын тол кала, бөтен авырлык ана җилкәсенә төшә.

– Бик эшчән, тырыш булды безнең әни, – ди кызы Фәния. – Эскерт, йөк өстендә аның кебек оста торучы юк иде. Җидешәр гектарга кадәр борчак чабыр иде. Башкалар гаҗәпләнеп  чалгысын тотып карыйлар, “ЧТЗ” тракторы дигән исем дә куштылар үзенә.

Әле соңгы елларга кадәр тик торырга яратмаган ул. Хайван да караган, тәмле өчпочмаклар пешергән, мунча яккан, су китергән, оныклар үстерергә булышкан.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International