Киң колач белән

2017 елның 17 ноябре, җомга

Киң колач белән

Районның бүгенге көндә иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләре Динар, Дамир, Ирек Төхвәтуллиннар белән соңгы елларда башкарган эшләре турында сөйләшеп утырдык. Таркалу алдында торган элеккеге “Сельхозтеника”ның Мөндеш бүлекчәсе базасында республика күләмендә танылган предприятие булдыра алган кеше ул. Ә бит эшне терлекчелек фермаларындагы механизмнарга, саву аппаратларына хезмәт күрсәтүдән генә башлаганнар иде. Хәзер зур–зур комплексларга кадәр төзиләр.

– Арча, Әтнә районнарында төзегән объектларыгызны карап чыгу өчен генә дә ярты көн вакыт үтте, – дим.

– Без әле Кукмара районында да зур күләмдә эшләр алып барабыз, – диде ул. – Республиканың башка районнарында да фермер хуҗалыкларында, шәхси хуҗалык-

ларда тирес чыгару җайланмалары, сөт үткәргечләр куябыз.

– Барысына да ничек өлгерәсез?

– Җәйге айларда бездә 20–25 бригада эшкә чыгып китә, 250 кеше эшли. Кышкы якта 150ләп кеше кала. Көн саен ике “КамАЗ” объектларга материаллар таратып йөри. Арча шәһәрендә төзү өчен кирәкле эшләнмәләр әзерләү цехы бар.

Җитәкче соңгы елларда сафка баскан объектларның кайберләрен санап та күрсәтте.

– Бик күп инде алар, – ди ул. – Арча районында “Курса МТСы” ширкәтендә 400 баш сыерга исәпләнгән торакта сөт үткәргеч, транспортер, су эчерү системаларын алыштырдык, идәненә бетон җәйдек, яңа ишекләр куйдык. Таналар өчен ике торак, 700 тонна печән сыя торган склад төзедек.

Быел “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә ике бозаулар торагы сафка басты.

“Тукай” ширкәтендә 500 баш сыерга исәпләнгән ферма һәм сөт блогы төзелә. “Северный” ширкәтендә 100 башлык ферма өр–яңадан эшләнде. Шекә бригадасында 458 баш сыешлы ферма эшләнеп бетте, күптән түгел терлекләр кертелде. “Кызыл Яр” ширкәтендә яңа технологияле бозаулар торагы төзелде.

Мөндеш авылында фермер Хәлим Гариповка склад төзеделәр.

Әтнә районында бик күп эшләр алып барыла. “Мәңгәр” хуҗалыгында сөт блогы белән 800 баш сыер сыешлы комплекс, ташланган сыерлар өчен бөтен шартларга туры китереп эшләнгән торак, сенаж траншеялары төзелде, зур гараж төзелеп ята. Күшәрдә 800 баш сыер сыешлы комплекс, 3 сенаж траншеясы, “Таң” ширкәтендә 500 баш сыерга исәпләнгән комплекс, гараж һ.б. төзелде.

Балтач районының “Игенче” хуҗалыгында сөт ташлаган сыерлар өчен торак, бозаулар торагы төзелеп бетеп килә. 100 башлык торак бозаулар фермасы итеп үзгәртеп корылды.

“Дуслык” хуҗалыгында 2 сенаж траншеясы, “Смәел” хуҗалыгында 200 башлык ферма таналар асрау өчен үзгәртеп корылды.

Кукмара районында “Вахит” хуҗалыгында 5 траншея, 500 башлык таналар торагы, ике печән склады, 500 башлык сыерлар фермасы, “Урал” хуҗалыгында 6 траншея, таналар торагы төзелде. “Восток” хуҗалыгында 4 фермада тирес җыйгычлар алышынды. “Әсәнбаш” хуҗалыгында 2 сенаж траншеясы ясалды.

Биектау районында Мүлмәдә 500 баш сыерга исәп- ләнгән комплекс салынды.

Саба районында быел алты фермада яңа сөт үткәргечләр куйдылар. Теләче районының “Алан” хуҗалыгында биш ферма үзгәртеп корылды. Узган ел бу эшләр өч фермада башкарылган иде.

– Әйе, эшләнгән эшләрне санап чыгу өчен генә дә газета бите җитмәс. Иң бәхетле кеше – кирәкле кеше, диләр. Киләсе елга планнарыгыз ничек?

– Әйткәнемчә, безнең коллектив ел буе эш белән тәэмин ителгән. Хәзер Теләче районының “Алан” хуҗалыгында зур ындыр табагы төзергә керештек. Әтнә районының “Таң” хуҗалыгында бушаган фермаларны үзгәртеп кора башладык. Кукмара районының “Вахит” хуҗалыгында ашлык склады салабыз. Балтач районында зур күләмле эшкә алынырга торабыз.

Шулай ук Арча шәһәрендә азык комбинатын тергезеп җибәрүләрен дә әйтергә кирәк. Анда 20ләп кеше эшли.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International