Оек башны кем бирә?

2017 елның 8 декабре, җомга

Оек башны кем бирә?

Бу көнне Үрнәк балалар бакчасына кунакка килгән әбиләр, дәү әниләр бәйрәмнәр уза торган спорт залына кергәч “Ах!” итте. Каян килгән монда бу кадәр хозурлык, кемнәр шулкадәр тырышкан?! Әби-апаларны балачак, яшьлек елларына алып кайтып, күңелләрен җилкетәсен уйлады микән алар?!

Уйлаган, ныклап уйлаган моны хезмәткәрләр. Тырышулары да тиккә түгел — әбиләр белән бәбиләрне бәйләп торган буыннар чылбырының ныклыгы өчен, оныклар әбиләренең үткәнен, алар үскән заманның ниндилеген берничә сәгатьлек мизгелдә генә булса да күрсәтеп, тарихын бәян итәргә теләгәннәр.

Бизәлгән зал, чыннан да, бер яктан музейны хәтерләтсә, әбиләр гаҗәпләнерлек тә булган шул —аларның гомер буе эшләп үскән хезмәтләре биредә урын алган. Кул белән сугылган чыпта, паласлар... Сандык өстендә өелеп куелган, купшыланып, кукраешып утырган чигүле мендәрләргә терәлеп әби йон эрли. Сарык йоны! Икенче бер әбекәй йон яза, өченчесе бәйли... Бабай да килгән. Ул йонны каба аркылы уздыра. Чын өмә монда!

Көзге салкыннар башланганчы сарыктан кыркып алынган йонның шифасы биг-             
рәк тә үзгә — җәй буе табигатьтә, кояш астында барлык файдалы матдәләрне җыеп йөри. Керле йонны эшкәртеп оекбаш бәйләрлек хәлгә китергәнче никадәр тырышлык кирәк! Әбиләр бәйләгәнне күреп, йоннан шул арада оекбаш барлыкка килгәнгә шаккатты балалар. Орчык- ларга да гаҗәпләнештеләр. Мондый “уенчык”ны беренче күрүләре бит.

Балалар бакчасындагы “Орчык өмәсе” әнә шулай башланып китте.  Өлкән “әби” – Лесхоз китапханәсе мөдире Раушания Шәймуллина тарих белән таныштыра: “Орчык өмәсе – безнең буынга әби-бабайлардан мирас булып калган бәйрәм. Элек ул кара көз җитеп, кешеләр сарык йоннарын алып бетергәч уздырыла торган була. Хуҗа кеше күп итеп сарык йоны, тәм-томнар, кәнфит-шикәрләрен әзерләп куя, өмә буласы көнне коймак пешерә. Өмәгә дус-ишләре, туган-тумачалары чакырыла. Анда сарык йоннары эшкәртелә: кемдер йонны яза, кемдер эрли, кайберәүләр йомгакка чорный, кем бәйли...” Раушания апалары гел шулай күп мәгълүмат бирергә тырыша аларга. Төркемләп китапханәгә барганда бергәләп уеннар уйнап, ул сөйләгән әкиятләрне тыңлыйлар.

Бәйрәм өчен кирәкле эш коралларын бакча коллективы  махсус, урман хуҗалыгында эшләүче балта остасы әтиләрдән ясаттырып алган. Киләчәктә, бакчада бу бәйрәмне ел да оештырырга ниятлиләр. Рус телле балалар бакчасында татарча җыр-бию, уен-көлке, табышмак, мәкальләр әйтешүдән торган бәйрәм нинди күңелле! Тәрбияче Илсөя апалары Әлтәпова бик тырышты бит!

“Бәйрәмнән рәхмәт әйтеп кенә түгел, хәтта күңелләре тулып елап китүче әбиләр дә булды.  Өмә уздыру музыка тәрбиячесе Розалия Шәйдуллина идеясе. Аны барлык хезмәткәрләр хуплап алып, үткәннәрне барлый башладык. Миллилек балалар бакчасында күңелгә урнашып, гомер буе кеше рухында яшәргә тиеш, —  ди бакча мөдире Һиндия Шәяхмәтова.  — Гаиләсе өчен барысына да әзер булучы, өлкәннәрне хөрмәт итүче балаларыбыз булсын дисәк, аларны  халкыбыз мирасы нигезендә эш сөючән, максатчан, тырыш итеп тәрбиялисе иде. Максат куеп, аңа ирешергә омтылучы шәхесләр тәрбияләсәк, балаларыбыз, ныклы гаиләләр корып, тәрбияле киләчәк булыр дип өметләнәбез”.                   

Розалия САФИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International