Яңа җиңүләр телибез!

2017 елның 8 декабре, җомга

Яңа  җиңүләр  телибез!

Казанда WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты узды. Җиңүчеләр исемлегендә райондашларыбызның да булуы горурлык та, шатлык та.

Узган ел да райондагы ике һөнәри уку йорты: Арча агросәнәгать һәм Арча педагогика көллиятләре студентларының әлеге чемпионаттан уңышлар яулап кайтуын ишетү күңелле булган иде, быел да әлеге белем йортларының студентлары сынатмаган,  алар җиңүчеләр исемлегендә. Арча агросәнәгать көллияте филиалыннан “Кирпеч салу” буенча 3 курс студенты Раил Галиев – 3нче, “Плитка ябыштыру”да 3 курстан Искәндәр Вафин – 3нче, “Ландшафт дизайны” буенча команда белән эшләүдә 2 курс студентлары Шохрух Вахобов һәм Илсаф Шаһисламов 3нче урын, Арча педагогика көллиятеннән “Башлангыч сыйныфларда укыту” буенча 1 курстан Язилә Халикова – 2нче, “Мәктәптә музыка укыту”да Анна Денисова 3нче урын яулап кайтты.

Искәндәр Вафин өчен әлеге ярыш яңалык түгел, узган ел ул инде 2нче урын алып кайт-
кан иде. Шуңа быел үзендә ышаныч тоеп барган. Өченче, дүртенче курс студентларына ярышларда җиңүе аеруча отышлы – аларга югары уку йортларына кергәндә ташламалар ясала, эш табуда да проблемалар юк, кайберәүләрне хәтта ярыш вакытында ук күреп алып, эшкә чакыралар. Яшь катнашучылар, 18 яше тулмаганнар, “Яшүсмер” юнәлешендә ярыша. Язилә Халикова, мәсәлән, шул юнәлештә уңышка ирешкән. Әтнә кызы Язилә педагогика көллиятендә әле өч ай гына укыса да, үзен үрнәк итеп күрсәтергә өлгергән инде. Укытучысы Евгения Плотникова мактап туя алмый: “Язилә мәктәптә “яхшы” билгеләренә генә укыган. Бездә дә максатчан, җаваплы, актив, яхшы оештыручы булуы белән аерылып тора”, – ди. Конкурста дәрәҗәле урын алырмын дип уйлап та карамаган,  чемпионатның һәрбер көнендә үзен яңа яктан ачкан Язилә: “Шулкадәр тиз булды, беркөнне көллияттә берничә кызны бергә ярыш- тырдылар да, мине сайлап алдылар, Казанда 4 төрдә ярыштык. Анда укытучым Евгения Җәүдәт кызы белән экспертлар да барды. Чөнки өч көн ярышларда катнаш- тык, биремнәргә экспертлар белән алдан әзерләнеп кердек. Биремнәр класстан тыш чара уздыру, сайт ясау, балаларны виртуаль экскурсиягә алып чыгу (әйтик, күл турында рәсемнәрдән карап кына сөйләү), “10 минутта өйрәт” дигән акылны үстерү уеннары иде. Бернинди курку хисе дә булмады, хәтта урын алырмын, дип тә уйламаган идем. Киләсе елларда тагын катнашырга ниятлим”, – дип сөйләде. Дәрәҗәле урын яулаучылар киләсе елларда кабат катнаша алмаса, Язиләнең әле өмете бар, яшүсмерләргә тагын катнашу мөмкинлеге бирелә, 23 яшькә кадәр катнаша алалар.  

Алан егете Раилне ярышларга Зәлилә Әхмәт кызы әзерләгән. “Кирпеч эше бик нык төгәллек, чисталык, пөхтәлек таләп итә. Кирпеч салучы проектлардагы сызымнарны укый белергә һәм хезмәтен шул сызымдагыча төгәллек белән, таләп ителгән вакытка башкарып чыгарга тиеш, ди остаз. Мәсәлән, 12, 6, 4 сәгатьлек модульләрне вакытка сыешып, җиренә җиткереп эшләү кирәк. Раил быел беренче генә катнашса да, аңа уңыш елмайды”.

Әлеге көллияттә дә егетләрне башта ярышлар оештырып, иң булдыклыларын сайлап алганнар. “Ландшафт дизайны” буенча егетләр белән укытучы-остазлары Надежда Мөхәммәтҗанова үзе дә барып, аларга көч биреп торган. Алар да 4 модульне вакытка сыешып башкарган. Соңгы елларда бик мөһим булган ландшафт дизайны таләп иткәнчә яшел үсемлекләрне төрләргә аерып утырту, әйләнә-тирәсен бизәү, стеналар ясауны Төбәк-Чокырчадан Шохрух белән Наласа егете Илсаф бергәләп башкарган.

Һөнәр бирү уку йортларында хәзер укыту, нигездә, WorldSkills таләпләре буенча алып барыла. Чыгарылыш курслар имтиханнарны да шуңа нигезләнеп тапшыра. Димәк, киләчәктә дөнья күләменә чыгарлык яшьләр үсә дигән сүз. Райондашларыбызга яңа җиңүләр телибез!

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International