Ял бүлмәләре дә игътибарда

2017 елның 8 декабре, җомга

Ял бүлмәләре дә игътибарда

Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика оешмасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иң яхшы терлекчеләр ял итү бүлмәсенә  конкурс уздырган иде. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясалды.

Смотр-конкурсны үткәргәндә ял бүлмәләрендәге тәртип, яктылык, температура, бизәлеше, соңгы ике елда җәрәхәтләнүчеләр булмау һ.б. исәпкә алынган.

Җиңүчеләр арасында безнең районның “Ак барс” агрокомплексы”ның Курса–Почмак фермасы да бар. Ширкәт җитәкчесенә министрның Рәхмәт хаты, профсоюз оешмасына Диплом, ферма коллективына радиоалгыч тапшырылды.

Колхозлар заманында терлекчеләр йортлары һәр фермада бар иде. Кайбер авылларда аларның биналары әле дә тора, искергән, күңелсез хәлдә инде. Дөрес, хәзер дә менә дигән терлекчеләр бүлмәләре булган хуҗалык- лар бар. “Курса МТСы” ширкәтенең Урта Курса фермасында чыннан да ял бүлмәсе ул! Яңа елда чыршы да куялар. “Кырлай“ ширкәтенең Яңа Кырлай авылындагы ял бүлмәсендә аквариумга кадәр куйганнар иде. “Северный” ширкәтенең Шекә бригадасында яңа торак төзегәндә терлекчеләрне дә онытмадылар, менә дигән ял бүлмәсе ясап куйдылар. Кечкенә әйбер кебек – әмма күңелле бит!  

Район терлекчеләренең унбер айлык эш нәтиҗәләре дә билгеле. Тулай сөт җитештерү буенча “Казанка”, Лотфуллин З.Р. “Кишет”, “Кызыл Яр”, Закирҗанов Р.М., “Ташкичү” ширкәтләре иң зур үсешкә ирештеләр. Лотфуллин З.Р. хуҗалыгы узган елның шул чорына караганда – 6879, “Кишет” ширкәте 6674 центнер сөтне күбрәк җитештерде.

“Кырлай”, Сафиуллин А.В., Тукай, “Северный”, “Яңарыш”, “Аю” ширкәтләрендә терлекләрнең баш саны артты яисә узган елгы дәрәҗәдә. Район буенча әлегә 1708 башка кимрәк.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International