Ветеран юбилее

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Ветеран юбилее

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 11 декабрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гурьянов Николай Владимировичны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Николай Гурьянов Хәтнә авылында туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлауга колхозда эшли башлый. 1942 елда яшь сугышчы курсларын үтә, шуннан Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә җибәрелә. Кытайны япон басып алучыларыннан азат итүдә катнаша. 1950 елда гына туган авылына кайта. Авыл Советында секретарь була.

Егет белемен арттыру турында да кайгырта. Минзәлә зоотехния техникумын тәмамлый, читтән торып хисапчы һөнәре ала. Соңгысы аңа гомере буе ярап куя. Хәтнәдә балалар йортында һәм ярдәмче мәктәптә хисапчы булып эшли. Арчага күчкәч поселок Советында, торак–коммуналь хуҗалыгы белән берләшкәч яңа предприятиедә, лаеклы ялга чыкканчы, хисапчы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International