Киләчәген уйлаган терлеген киметмәс

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Киләчәген уйлаган терлеген киметмәс

Узган шимбәдә ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелек тармагында унбер айлык эшкә йомгак ясады.

Быел унбер айда, дуңгыз ите җитештерүдән башка, барлык күрсәткечләр дә үсеш ягында. Шул ук вакытта министр мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметкән районнарны тәнкыйтьләде. Андыйлар – 17, шулар арасында Арча районы иң күп киметүчеләрнең берсе.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендәге мәгълүматларга караганда, унбер айда мөгезле эре терлекләр 1708 башка кимегән. Иң күп киметүчеләр – “Кишет” ширкәте – 483 баш, “Үзәк” – 313, “Ак барс” агрокомплексы” – 266, “Кызыл Яр” – 263.

– Әлеге хуҗалыкларның күбесе – “Вамин”нан соң оешты, түбән продукция бирә торган, лейкозлы терлекләрне асрау отышлы түгел. Әмма аларны баш санын киметмичә алыштыра барырга кирәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. – “Ташкичү” ширкәтендә шулай эшләделәр дә.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә шушы көннәрдә таналар кайта, алар хәлне төзәтәчәк.

Районда терлекләр саны буенча икенче урынны тотучы (беренчедә “Ак барс” агрокомплексы”) “Яңарыш” ширкәтенә дә яңа инвес- торлар килде.

Бу хуҗалыкның бәхете шунда – аның абруйлы җитәкчесе, ул туплаган бердәм коллектив бар. Фермалар тулы терлек (3562 баш), азык җитәрлек һәркем үз эшендә. Инвесторлар бернинди тетрәнүләр тудырмыйча җай гына керешкәннәр. Планнары зурдан –1200 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзү артыннан йөриләр. Ул тормышка ашса, район өчен дә күңелле вакыйга булачак.

Хуҗаның кемлеге капка төбеннән үк күренә. Ашабаш фермасына бу килүдә юлны шлагбаум бикләгән иде. Янәшәдә генә бөтен ягы пыяла будка, анда бөтен нәрсәне күреп, кем ни вакытта килгәнен, чыкканын махсус журналга язып баручы каравылчы утыра.

– Аларны барлык фермаларга да куйдык, – ди җитәкче Рүзәл Мортазин. –Видеокамералар да куелган.

Тәртип булган урында йөрүе үк күңелле. Сыерлар чиста, алларында хуш исле болын печәне, сенаж.

Районда шундый ук тотрыклылык белән эшләүче “Северный” хуҗалыгы бар. Терлекләрнең баш саны буенча (3211) өченче урынны тота. Ноябрь ае нәтиҗәләре буенча рейтингта хуҗалык беренче урынга чыкты. Күчмә кубок үзләрендә калды, фермалар арасында әлеге хуҗалыкның Носы фермасы (мөдире Данил Ногманов) җиңүче булды.

Район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчеләрдән терлекләрнең баш санын торгызу буенча ныклап эшләүне таләп итте. Бу мәсьәлә катгый контрольдә тотылачак.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International