С.З. Япеев стипендиясенә лаек егетләр

2017 елның 15 декабре, җомга

С.З. Япеев стипендиясенә лаек егетләр

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече, “Форпост” оешмасы җитәкчесе Гомәр Минһаҗев шатлыклы хәбәр җиткерде. “Безнең ике егетебез С.З.Япеев стипендиясенә лаек булды”, – диде ул.

Бәхетле егетләрне редакциягә кунакка чакырдык.

– Хәлил Бикбаев, Рәсим Нигъмәтуллин, – дип таныштырдылар алар үзләре белән. – Арча педагогика көллиятенең 3нче курсында укыйбыз. Физкультура укытучысына.

Егетләр бер төркемдә укыйлар, бер бүлмәдә яшиләр һәм районнары да бер булып чыкты – Балтач.

 С.З. Япеевның кем икәнен искә төшереп үтик. Салихҗан Япеев – Бөек Ватан сугышында катнашкан, зур бүләкләргә лаек булган, заманында ТАССРның Эчке эшләр министры булып эшләгән генерал-лейтенант. С.З. Япеев исемендәге стипендия “Форпост” оешмасында үзләрен чын ир-егетләрчә тоткан, җиңүләргә ирешкән студентларга бирелә.

– Быел бу стипендия республикада 6 студентка бирелде, шуларның 2сенә безнен район “Форпост” егетләре лаек булды, – дип сөйләде Гомәр Минһаҗев. – Бу стипендияне безнең район беренче тапкыр ала.

– С.З. Япеев стипендиясен алу өчен төрле чараларда катнашырга һәм уңышка ирешергә кирәк, – дип сөйләде егетләр. – Район күләмендә үткәрелгән зур чараларда (Сабантуй һ.б.) тәртип сагында торабыз. Биектау районы “Байтик” сәламәтләндерү-мәгариф комплексына җыелабыз. Ярыш- ларда катнашабыз. Йөгерәбез, сикерәбез, мылтыктан атабыз, аны сүтәбез, җыябыз, каршылыклар аша үтәбез... “Форпост” ярышлары аерым үткәрелә. 2016 елның көзендә үткәрелгән спартакиаданың һәр төрендә шәхси беренчелектә 1нче урынны алдык. Бу зур җиңү иде. Шул җиңүләр стипендия алуга китерде.

– Стипендия күләме күпме?

– 2050 сум, 2017–2018 уку елы дәвамында алачакбыз.

– Ә көллияттә күпме стипендия аласыз?

– 500 сумнан азрак артыграк.

– Җитәме ул сезгә? (җитмәсен белеп сорыйм!)

– Без ашарга авылдан алып киләбез. Үзебез пешерәбез. Акча күп тотмыйбыз.

– 2050 сум сезнең өчен бик зур акча инде ул! Аны нишләтерсез икән инде?

– Исәпкә җыелып барачак...

Яшьләрнең буш вакыты турында да гәп куерттык. Алар спорт белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. Кышын чаңгыга басалар. “Форпост” формасындагы сезнең кебек егетләр тәрбиягә авыр бирелүчән малайлар белән эшләсә, яхшы булыр иде, дим. Егетләр килешә. “Шаян, шук малайлар белән нинди тәрбия алып барыр идегез?” – дип төпченәм. Хәлил елмая... һәм:

 – Без үзебез дә шаяннар, – дип җавап бирә.

Егетләргә уңышлар телибез!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International