Хезмәттә сыналганнарны сәхнә куркытмый

2017 елның 15 декабре, җомга

Хезмәттә сыналганнарны сәхнә куркытмый

Авыл җирлекләрендә “Ир солтаны–2017” бәйгесе кызганнан–кыза бара. Бу юлы Урта Курса авыл мәдәният йорты сәхнәсенә якын–тирә авыллардан чын мәгънәсендә ир солтаннары исеменә лаек булган егетләр күтәрелде. Аларның һәрберсе беренче карашка ук сокланырлык.

Сикертәннән Ринат Котдусов үзе шофер, кирәк булса тракторчы, хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы да. Быел хезмәттә ирешкән уңышлары өчен 100 мең сум грантка да ия булган. Моннан тыш ул кул эшләре остасы да. Йортлар төзи, идән–түшәмнәр җәя, тәрәзә йөзлекләре ясый. Өй җиһазлары эшләргә дә куллары оста. Спектакльләргә декорацияләр дә аның хезмәте. Мотоблокка кадәр җыеп куйган. Буш вакытларында Ринат нишли дисез? Җиләк, чәй үләннәре җыярга ярата. Еш кына гармунын кулына алып җыр суза. Менә шундый һәр яктан килгән кеше ул Ринат.

Гөберчәктән Ленар Хәйбин турында да шул ук сүзләрне әйтеп була. Ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Үрнәктәге училищеда укый, армия сафларында хезмәт итеп кайта, авылда төпләнеп кала. Тракторчы да була, төзелеш эшен дә үзләштерә, җитәкчелек итәргә дә өйрәнә. Авылдашы Фирдия белән гаилә корып җибәрә. Ике гүзәл кыз үстерәләр. Хәзер Ленар үзенең шәхси хуҗалыгында авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнә. Изгелек кылырга да онытмый. Чишмәләрне тышлап алган, зират коймаларын төзекләндерүгә дә өлеш керткән, кешеләргә карата да миһербанлы, ярдәмчел.

Әмма бу ул башкарган эшләрнең бер өлеше генә булып чыкты. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль нәкъ менә аның турында. Ленар үзе культиватор, тырма ясаган, печән чапкычны үзгәртеп, җайлаштырып корган һәм башкалар. Ә буш вакытларында ир солтаныбыз рәсемнәр ясый, кулына гармунын ала, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба.

Өченче бәйгедә катнашучыбыз безне бөтенләй таң калдырды. Мөрәледән имам-хатыйб Расип Нәбиуллинны, аның балаларын бу якларда белмәгән кеше юктыр. Биш бала тәрбияләп үстереп, аларга югары белем биргәннәр, кешелекле, изге күңелле итеп тәрбияләгәннәр. Шушы Нәбиуллиннар инде авылда спорт ярышлары, бәйрәмнәр оештыралар, аларда үзләре дә катнашалар. Расип абый үзе дә чаңгыга басып, ярышка бара. “Балаларым – минем горурлыгым, мәхәббәт җимешләрем”, – ди ул.

Ә буш вакытларында шәҗәрәләр төзи. “Ул үзеңнең нәсел-ыруыңны белү өчен кирәк”, – ди. Оста җырчы да икән бит Расип абыебыз. “Бураз- налар, буразналар...” – дип бригадир чагында башкарга җырын сузып җибәрде, тамашачы “ах” итте.

Урта Курсадан Марсель Минһаҗев – югары белемле физкультура укытучысы. Әмма авылда яшәгән укытучы бөтен һөнәрне белергә тиеш.

– Укыганда ук шәһәрнең минем өчен түгел икәнлеген аңладым. Авылда төп йортта калдым, – ди Марсель.

Һәм үкенми дә. Рәхәтләнеп яши. Терлеген, кош-кортын асрый, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, җәен комбайнга утырып, басуларны иңли. Кулы да эш белә үзенең. Нәрсәгә тотынмасын, кулында ут уйната. Әнә иске машинаны сүтеп, вак-төяк тимерләрне җыеп трактор ясап куйган.

– Атны ашатырга кирәк, тракторга ягулык салсаң, җитә, – ди.

Ә кышкы озын кичләрдә агачтан төрле әйберләр ясый. Оста биюче дә икән бит әле егетебез. Чыннан да мактауга лаек Марсель. Юкка гына ТНВ каналында барган “Адымнар” тапшыруына төшерү өчен аларның гаиләсен сайлап алмаганнар, татар конгрессы кунакларын да аларга алып кермәгәннәр.

Берсеннән-берсе оста булып чыкты бит бу Курса ягы егетләре. Сарай–Чокырчадан Марсель Шәрәповны участок инспекторы буларак белә идек. Соңгы вакытта ул шагыйрь буларак үзен танытты. “Башваткыч” тапшыруында җиңеп кайтты. Хәзер үз теләге белән Сарай–Чокырча клубын җитәкләргә алынды.

Әмма ис китәрлек һөнәрләре бар икән бит ир солтанының. Кул астындагы материаллардан двигателе җиде ат көчле мотоблок ясап куйган. Язын аның белән җир сукаласа, кышын кар көри. Электробишек күргәнегез бар идеме? Беренче тапкыр Марсель Шәрәпов ясаган электробишекне күрдек. Кызыксынсагыз, сорагыз, ничек ясарга икәнен өйрәтер. Хатын-кыз өчен менә дигән булышчы.

Марселебез аш-су остасы да икән бит. Тиз арада ит кыздырып та алды. Дөрес, аның бу осталыгын видеоязма аша гына күзәтергә туры килде. Ә менә гармунда уйнап җыр- лаганын, шигырьләрен сәхнәдән тыңладык.

– Бу бәйге башланганда ирләрне сәхнәгә меңгереп булыр микән, дигән шик туган иде. Тимер атларны егәрләгән, еллар буе хезмәттә сыналып килгән егетләрне сәхнә куркытамы соң? Сез барыгыз да чын ир-солтаннары, – диде соңыннан район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Ә Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина бу бәйге истәлеге итеп егетләргә бүләкләр тапшырды.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International