Сөйли белү уңыш китерә

2017 елның 15 декабре, җомга

Сөйли белү уңыш китерә

Узган атнада Арча педагогика көллияте үзенә республиканың шигырь җанлы яшьләрен җыйды. Биредә “Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган, шагыйрьләр Белла Әхмәдуллина һәм Роберт Рождественский иҗатына багышланган бәйге узды.

Тамаша залына кергәндә игътибар иттем: кемдер кулына кәгазьләр тотып шигырен кабатлый, кемдер кабаттан укытучысына сөйләп карый, кемдер укып утыра. Ничек тә сүзләрен онытмаска, сынатмаска иде! Кайберләре шигырьгә туры килә торган костюмнар да кигән. Андыйларга костюмнары да ярдәмгә киләдер.

Республика һөнәри белем бирү уку йортларыннан катнашырга теләк белдерүчеләр 40ка якын җыелган. Ә чыгыш ясарга килүчеләр 35 булып, икътисад, авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәм педагогика юнәлешендә белем бирүче һөнәри уку йортлары арасындагы бәйгедә катнашырга Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга кебек зур шәһәрләрдән, шулай ук Бөгелмә, Әлмәт, Тәтеш, Лениногорск, Кукмара, Буа, Нурлат, Яшел Үзән, Аксубай районнарыннан, үзебезнең райондагы һөнәри көллияттән килгән студентлар белән зал тулы иде.

Конкурсны оештыруда һәм үткәрүдә Арча педагогика көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Ильвира Сәфәрова, Гөлназ Нуретдинова, Наилә Галимуллина, Алисә Шаһидуллина, Диләрә Гаптелбәрова, Лилия Кашаповаларның хезмәте зур.

Бәйрәм чарасында Альбина Латыйпова җитәкчелегендәге көллият студентлары тарафыннан башкарылган җырлар яңгырады.

Арча районыннан ике генә студент катнашты һәм икесе дә җиңүгә иреште. Алар — агросәнәгать көллиятеннән Эмиль Кәлимуллин һәм педагогика көллиятеннән Айгөл Гарифуллина. Эмиль өченче урынга лаек булса, Айгөл конкурстан тыш катнашуына карамастан, башкаларга үрнәк булып, 1нче урынга чыкты!

Эмильне конкурска укытучысы Эльмира Гаянова әзерләгән. Беренче курста белем алучы Яр Чаллы егетенең республика күләмендәге конкурста беренче катнашып, шулкадәр күп тамашачы алдында беренче генә чыгыш ясавы булса да, укытучысы аның уңышка ирешәчәгенә өметләнгән булган. “Эмиль зиһенле, күп белергә омтыла, үз фикере бар. Дәрестә һәр сүзне йотлыгып, кызыксынып тыңлый, әдәбиятны яратып укый һәм укыган әсәрләре турында фикер алышырга ярата. Гомумән, бар яктан актив ул. Әле 1нче курста гына булса да, көллияттәге студентларның үзидарәсенә керде”, — ди Эльмира Нариман кызы. Яшьтәшләре белән аралашып, күңеленә көч алган Эмиль конкурстан: “Киләсе елларда тагын катнашам, монысы минем өчен үземне сынау булды”, — дип кайткан.

“Киләсе елга тагын үткәрергә ниятләп торабыз. Көллият директоры Гөлнара Гарипова үзе дә рус теле укытучысы, безнең, рус кафедра- сындагы 7 укытучының идеясен гел хуплап тора. Студентлар әзерлекле иде. Килгән кунак- лар конкурсның оештырылуын да, көллиятне дә ошатып, канәгать булып китте. Жюрида һәммәсе мәдәният, сәнгать, укыту өлкәсендә хезмәт куючылар, аеруча нәфис сүз, сәхнә телен белүчеләр иде”, – диде Гөлназ Нуретдинова.

Педагогика көллияте студенты Айгөлнең чыгышы сәнгатьле, үзенә бөтереп алганга, конкурстан тыш катнашса да, жюри 1нче урынга лаек дип тапты. Казаннан кайтып биредә белем алучы кызның, Эмильдән аермалы буларак, зур сәхнәләрдә беренче генә чыгыш ясавы түгел. Укытучысы Алисә Шаһидуллина белән бергәләп, алар шигырьнең дә үз тавыш тембрына, аның темпына туры килгәнен сайлаганнар. Бәлки әнә шунысы да уңыш китерергә ярдәм иткәндер Айгөлгә.

Таләпләр буенча, быел 1-2 курс студентлары катнашты. Димәк, киләсе елга быелгы 1 курслар катнаша алачак. Бу юлы сәхнә тәмен татып киткәч, киләсе елга аларны да уңыш читләтеп узмаячагына шик юк.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International