Чын тормыш белән яшиселәре килә

2017 елның 15 декабре, җомга

Чын тормыш белән яшиселәре килә

Районда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр оешмасының безнең зона буенча яшьләр форумы булды. Күрше-тирә районнардан һәм хәтта Ижевскидан килгәннәр иде. Ул район үзәк китапханәсендә үтте.

Казаннан күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсе җитәкчесе Наил Сәфәргалиев һәм китапханәнең хезмәткәрләре кайтты. Форумда район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазиз, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы житәкчесе Наил Габдрахманов, район социаль яклау бүлеге, “Мәрхәмәтлек” үзәге хезмәткәрләре катнашты. Форумны оешма җитәкчесе Зөфәр Зарипов алып барды.

Форум башланыр алдыннан район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова белән сөйләшеп тордык. “Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә һәркайда уңайлыклар булырга тиеш, – дип фикере белән уртаклашты Лилия ханым. – Менә безнең китапханәдә дә аларга уңайлыклар җитми. Элек төзелгән бина. Ә аны үзгәртү өчен шактый чыгымнар кирәк. Элек уйланылмаган...” Әңгәмәдәшем белән тулысынча килешәм. Форумда да: өйдә бикләнеп ятмагыз, дөньяга чыгыгыз, кеше белән аралашыгыз, дип өндәделәр. Ә дөньяга чыгу, үзеңне мөстәкыйль кеше итеп сизү өчен, урамдамы син, бина эчендәме, тиешле уңайлыклар булырга тиеш. Бу мәсьәлә Германиядә сугыштан соң ук игътибар үзәгенә алына. Ул безгә әле килеп җитте.

Форумда мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде.

– Бөтен проблема – мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эшкә урнаш- тыру, – диде район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Наил Габдрахманов. – Менә мин 28 яшьлек бер егетне беләм. Югары белемле. Компьютерны яхшы белә. Кеше арасына чыгасы, эшлисе килә. Миңа хезмәт хакы да кирәкми, эшкә генә алсыннар, ди. Әмма хәрәкәтләнү буенча 1нче төркемдәге инвалид. Дөрес, аягында йөри. 1нче төркемдәге инвалид булуы эшкә урнашуга аяк чала да инде. Әнә шундый четерекле яклар да бар.

Россиянең Премьер-министры Д.Медведев инвалидларны эшкә урнаштыру сис- темасын яхшыртырга чакырды. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр моңа өмет баглый.

Форумда Балтачтан килгән Фәнис Гайнуллин чыгышын рухланып тыңладылар.

– Тормышта мин югалып калган идем, – дип сөйләде ул. – Рәхмәт энекәшкә, Казандагы китапханә җитәкчесе Наил Ибраһимовичка, компьютерда эшләргә өйрәтте. Күрмәү, начар күрү әле ул дөнья бетү дигән сүз түгел. Менә мин бүген эшле дә, гаиләле дә. Чыгыгыз дөньяга! Чын тормыш белән яшик.

Шул ук фикерне Арчадан Булат Мотыйгуллин да дәвам итте.

...Бер-берсе белән танышу уены бик кызыклы үтте. Түгәрәктә икешәрләп кара-каршы басып, бер-берсе турында сораштылар һәм бөтен кеше алдында каршыдагы парына реклама ясадылар. Шулай бер-берсе белән танышып, көлешеп, Яңа Кырлайга бөек шагыйребез Г. Тукай музеена киттеләр. Музей комплексы белән танышып, чәйләр эчеп, аралашып торыйк дип, күтәренке рухта таралыштылар.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International