Арча көрәшчеләре – беренче

2017 елның 15 декабре, җомга

Арча көрәшчеләре – беренче

9 декабрьдә “Арча” балалар–яшүсмерләр мәктәбенең спорт залында 2000–2001 елларда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде.

Бәйгедә безнең районның 14 мәгариф учреждениесеннән 107 спортчы, шулай ук Әтнә, Теләче, Кукмара, Саба, Биектау, Балтач районнары көрәшчеләре катнашты.

Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, уңышлар теләде.

Безнең район көрәшчеләре якташлары алдында сынатырга теләмәде. Курса–Почмак мәктәбеннән Илнур Рамазанов, Арчадан Данир Сөләйманов, Айзат Һадиев, педагогика көллиятеннән Булат Кәримуллин үз үлчәү авырлыкларында – беренче, педагогика көллиятеннән Рәсим Сәләхетдинов, Инсаф Габделбәров, Альмир Мифтахов, Курса–Почмак мәктәбеннән Зөлфәт Рамазанов, Апаз мәктәбеннән Раил Котдусов – икенче, Курса–Почмак мәктәбеннән Эльмир Гыйззәтуллин, Шушмабаш мәктәбеннән Алимас Кәримов, Урта Курса мәктәбеннән Айдар Мөхәрләмов өченче урыннарны алдылар.

Районның мәгариф учреждениеләре арасында педагогика көллияте беренчелекне яулады. Яңа Кенәр урта мәктәбе – икенче, Апаз мәктәбе өченче урында.

Районнар арасында безнең көрәшчеләр җиңүче булды. Икенче урында – Балтач, өченче урында Саба районнары.

Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар, “Западный” сәүдә комплексы директоры Әгъләм Локмановның акчалата бүләкләре тапшырылды. Командалар кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Кунаклар ярышларның яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр, барлык катнашучыларны тәмле ашлар белән сыйлаган өчен иганәчегә рәхмәт әйттеләр.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International