Көндез сәнәктә, кичен сәнгатьтә

2017 елның 15 декабре, җомга

Көндез сәнәктә, кичен сәнгатьтә

Бу сүзләрне мин уйлап чыгармадым, аларны Казанбаш авылында яшәүче Ранил Шакирҗанов әйтте. Бу гаҗәеп кешенең нинди һөнәр иясе икәнлеген тиз генә аңлап та бетермәссең. Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, бик күңелле әңгәмәдәш.

Без аның белән урып–җыю вакытында Казанбаш ындыр табагында очрашкан идек. Шуны искә төшереп алдык.

– Көндез мин “Казанка“ хуҗалыгында эшлим. Пай җирләре дә шунда безнең. Кичләрен мәдәният йортында, ярты штатта сәнгать җитәкчесе мин. Калган вакытта менә шушы үзебезнең хуҗалыкта инде.

Үзебезнең хуҗалыкта дигәне – шәхси хуҗалыклары. Анда да кечкенә бер ферма, 16 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның сигезе – сыерлар.

– 2014 елда тотындым мин бу эшкә, – ди Ранил. – 2015 елда кечкенә фермалар төзү программасына кереп, 200 мең сум акча алдым. Дәүләтнең нинди әйбәт программалары бар! Авылда эш юк, дип зарланып йөрүчеләрне аңламыйм мин. Сиңа нәрсә җитми дип, аптырап сорау да бирәләр әле. Мин озын буйлы, шуңа миңа күп кирәк дим. Башта үгезләр асрарга керешкән идек. Акчасы керсен өчен озак көтәргә кирәк, ә сыер көн саен акча кертә. Хәзер акча булган саен сыер алабыз. Үгезләр дә бар, сыерлар ташланган вакытта бик ярап куя алар, акчаның кирәкмәгән вакыты юк бит.

– Безнең Ранил бик матур җырлый да әле, – дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев. – Хатыны Ләйсән мәдәният йорты директоры. Матур итеп эшлиләр.

Ике малай, бер кыз үстерә алар. Өлкәне Ринал сигезенче сыйныфта укый. Әти–әнисенең төп ярдәмчесе ул. Ләйлә белән икесе сәхнәдә чыгыш ясарга да өлгерәләр. Рияз әлегә кечкенә, әмма ул да абый–апасыннан калышмаячак.

– Икмәк булса, җыр да була, дип әйтәләр, – дим Ранилга.

– Мин сөт булса, җыр да була дип өстим, – дип елмайды ул.

– Безнең Көек авылында 50 хуҗалык. 52 сыер бар, – ди Фәнис Тимашев. – Көтектә 62 хуҗалык, 60 сыер. Гомумән, сыерлар саны арту ягында. Казанбашта Камалиевлар – 12, Фаягөл Саттарова (заманында колхозның алдынгы сыер савучысы иде) – 5 сыер тота. 3–4 сыер асраучылар шактый.

Быел ике хуҗалык кечкенә ферма төзү өчен 120шәр мең сум акча алган. 4 хуҗалык чиратка баскан.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы ярдәмендә 9 хуҗалык йорт төзегән. Алар төрле авылларда. Төзелеш барган җирдә авыллар да яшәячәк дигән сүз.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International