Яңа туган беренче балага түләүләр

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Яңа туган беренче балага түләүләр

Әңгәмәдәшебез – район социаль яклау бүлеге каршындагы түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева.

– Лилия Тәбрисовна, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балага яңа түләүләр гамәлгә керде. Шул турыда халыкка аңлатсагыз иде.

– 2017 елның 28 ноябрендә булып үткән Координацион совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин мохтаҗ яшь гаиләләргә ярдәм итәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Шундый чараларның берсе – 2018 елның 1 гыйнварыннан туган беренче балага ай саен бирелә торган акчалата түләү.

– Ул түләүләрне алу өчен төп шартлар нинди?

– Бу яңа төр түләүне 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче баласын тапкан аналар алырга хокуклы. Ана һәм бала Россия Федерациясе гражданины булса гына һәм аларның Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән даими яшәү урыны булганда гына әлеге түләүләр билгеләнә. Моннан тыш гаилә кереме дә исәпкә алына. Гаиләнең һәр кешесенә туры килгән керем яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артып китәргә тиеш түгел. Татарстан Республикасында 2017 елның икенче кварталында билгеләнгән яшәү минимумы нигезендә исәпләнә ул. 9142 сумны 1,5кә тапкырлыйбыз, килеп чыга: 13713 сум. Мәсәлән, өч кешедән торган гаиләнең тулаем кереме 41139 сумнан артып китмәсә, алар бу яңа төр түләүне ала.

– Бу яңа төр түләүнең күләме күпме?

– 2018 елда ул 8490 сум тәшкил итә. Киләсе елларда да балалар өчен яшәү минимумына карап түләүләр билгеләнә.

– Бу түләүләрне рәсмиләштерү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Бала туганнан соң 6 ай эчендә яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә килергә кирәк. 6 ай эчендә килсәләр, түләүләр бала туган көннән билгеләнә. Әгәр дә инде 6 ай эчендә килергә өлгермәсәләр, түләүләр мөрәҗәгать иткән көннән исәпләнә.

– Түләүләр күпме вакытка билгеләнә?

– Түләүләр 1 елга билгеләнә. Аны озынайту өчен яңадан социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

– Аны рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәк?

– Баланың туу турындагы таныклыгы, соңгы 12 айның гаилә кереме турындагы мәгълүматлар, банкта ачылган исәпнең реквизитлары, паспорт.

– Моңарчы гаилә алып килгән пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр һәм башка төрле социаль түләүләр исәпкә алынамы?

– Алар шулай ук гаилә кереме булып тора. Алар турында мәгълүматлар җыярга кирәкми, без аларны электрон базадан алабыз.

– Гаилә кеременә нәрсәләр керүе турында киңрәк аңлатсагыз иде.

– Алар: эшләгән урыныңнан хезмәт хакы, студентларның, аспирантларның, ординаторларның, докторантларның, әзерлек бүлекләрендә тыңлаучыларның стипендияләре һәм башка төрле акчалата түләүләре; пособие, субсидия, компенсацияләр; пенсия; эшсезлек буенча пособие, эшләмәүчеләргә матди ярдәм һәм башка түләүләр; вакытлыча эшләмәүчеләргә пособие; йөклелек һәм бала табу буенча пособие һәм шулай ук йөклелекнең иртә чорында медицина оешмаларында исәпкә бас-кан булачак аналарга бер тапкыр бирелә торган пособие; производствода имгәнүләр һәм һөнәри авырулар белән бәйле очраклар буенча ай саен түләнә торган социаль иминиятләү түләүләре.

– Баланы кызлыкка яки уллыкка алган гаиләләр дә бу түләүләрне ала аламы?

– Әлбәттә, баланы кызлыкка яки уллыкка алган гаиләләр дә бу яңа төр түләүне алырга хокуклы.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International