Ике ярыш берьюлы

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Ике ярыш берьюлы

Кайсы табиб белән сөйләшсәң дә, чаңгы шуу бәхет гормоннары бирә, дияр. Чаңгыда йөрү сулыш органнары, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кан басымын көйли, мускулларны ныгыта. Россиядә күмәкләп чаңгы шуулар кеше сәламәтлеген кайгыртып оештырыла. Әле менә яңа гына, узган шимбәдә үткәрелде ул.

Арча стадионында күмәк чаңгы шуулар сәгать 10да башланып китте. Спорт бәйрәмендә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Бар халык шунда, диярсең. Бакча балаларына кадәр чаңгыда иде. Егыла-тора финишка килеп җиткәч, үзләренә бүләк бирделәр. Аннан башлангыч сыйныфлар 1километрга старт алды. 6нчы мәктәптән 4 сыйныф укучысы Әлфис Һидиятуллин шунда ук алга ыргылды. Һәм 1нче булып финишка килде. Әнисе Алия ханым: “Туганнан бирле чаңгыда, – ди. – Әле менә Сабада җиңеп кайтты”. Әлфис артыннан бер-бер артлы Иске Кырлай мәктәбе укучылары Кәрим Низаметдинов, Нурис- лам Әхмәтшин, Диләрә Шакирова килде. Тренерлары Айрат Ситдыйков үзләрен каршы алып торды.

Стартка зуррак сыйныфлар һәм олыраклар тезелеп басты. Араларында оста чаңгычылар, бертуганнар Алия, Илназ Дияровлар, Арча педагогика көллияте студенты, Татарстанның җыелма командасы чаңгычысы Илназ Шәрәфиев та бар иде. Бу төркем старт алгач, “Менә бу спорт, ичмасам!” – дип сокланып карап калдылар. Илназ Шәрәфиев иң җитез чаңгычы булып чыкты. Ә хатын-кызлар арасыннан Арчаның 2нче мәктәбендә укучы Алия Дияровага тиңнәр булмады.

Кич чаңгы шуарга стадионга төшсәң, чаңгыларда чаж-чож гел бер хатын-кыз узып китә. “Арча КСМы” ширкәтендә эшләүче Нәзирә Рәхимуллина ул. Ярышта Нәзирә 40тан узган хатын-кызлар арасында иң өлгере булды! ”Көн саен диярлек стадионга чаңгы шуар-

га төшәм”, – дип сөйли. “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевның спорт белән дус икәнен белмәгән кеше юктыр. Кичен стадионга төшсәң, бассейнга барсаң, күрми калмыйсың үзен. Кар төшкәнче җәяү йөри, аннан чаңгыга баса. Чаңгы ярышында да катнашты. Ә 67 яшьлек Шәүкәт Баһаветдинов: “Лаеш техникумында  укыганда Лаешның иң көчле чаңгычысы идем”, – дип сөйләп торды. “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалында эшләүче 55 яшьлек Илдус Солтанов, кайбер тренерларны да артта калдырып, финишка 1нче килде. “Көн саен 10-12 километр йөрим”, – дип шаккатырды ул. “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы командасы турында аерым язарлык. Бар да чаңгычы костюмыннан. “Соңгы елларда 10 филиал арасында без гел 1нче урынны алабыз”, – диделәр. Роза Миннебаева: “Рәхмәт җитәкчебез Альберт Тәлгатовичка, безне чаңгыга бастырганы өчен”, – дип рәхмәт укый.

Хезмәттәшебез Гөлзия Нәбиуллина да, афәрин, барыбызга да үрнәк, бассейн һәм чаңгыга вакыт тапмый калмый. Руфинә Гәрәева, Ягъфәр Шәмиев, Гүзәл Абдуллина, Хәйдәр Зәйнуллин... – бар да чаңгыда!

 “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов иң яшь чаңгычы 5 яшьлек Алмир Дияровка һәм иң өлкән чаңгычы Ягъфәр Шәмиевка (79 яшь) бүләк тапшырды. Иң яшь чаңгычылар гаиләсе Әлфинур–Айрат Хәкимовлар да (балаларының 4се дә чаңгыда) бүләксез калмады.

Күмәк чаңгы шуулар Арча педагогика көллияте ветераны Габделхәй Фәйзрахманов истәлегенә ярышлар белән дәвам итте. Заманында бергә эшләгән Илдус Сәгъдиев хезмәттәше турында: “Чаңгы буенча СССРның спорт мастеры, Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Габделхәй Гыйниятович Арча районында чаңгы спортын күтәрүдә, яшь буынны тәрбияләүдә искиткеч зур хезмәт куйган педагог”, – дип сөйләде. Уллары Наил, Хәлим, кызы Эльвира да килгән иде. Хәлим Фәйзрахманов волейболчылар командасында Арча данын яклый. Ветеранның балалары башка һөнәр ияләре булсалар да, бар да спорт белән янәшә атлый.

Ярышлар дәвам итте. Ял арасында коймак белән чәй эчтеләр.

Кыскасы, үткән шимбәдә чаңгычылар бәхет гормоннарын мулдан татыды. Бигрәк тә кояш аларны нурга күмде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International