"Art-Mix"

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

24 февральдә Казанда "Art-Mix" I Халыкара театр, музыка Һәм бию бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да әйбәт кенә чыгыш ясады.
"Фортепиано" номинациясендә Алия Зиннәтова (укытучысы Баһаветдинова Әлфия Сәлимулла кызы) һәм Динә Закирова (укытучысы Әсәнова Венера Мәхмүд кызы) I дәрәҗә, Алсу Гайнетдинова (укытучысы Галиева Кадирия Фоат кызы) – II дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
"Гитара" номинациясендә Әсәдуллин Алмаз (укытучысы Фәхретдинова Альмира Леонид кызы) I дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.
Нәтиҗәле хезмәтләре һәм укучыларга музыкаль-эстетик тәрбия бирүгә, милли мәдәниятларны саклауга керткән зур шәхси өлешләре өчен  укытучылар  Баһаветдинова Ә.С., Әсәнова В.М., Галиева К.Ф., Фәхретдинова А.Л. га Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International