Яңа Кенәргә тиңнәр табылмады

2018 елның 2 марты, җомга

Яңа Кенәргә тиңнәр табылмады

Яңа Кенәр авылында Ришат Галиуллин истәлегенә 2004–2005 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол турниры узды. Яшь спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев тәбрикләде.

Аны инде берничә ел рәттән Ришатның улы эшмәкәр Айрат Галиуллин һәм Яңа Кенәрдә волейбол спортының фанатлары Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар оештыра. Шулай ук бу турнирны үткәрүгә быел “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе, районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев та зур өлеш керткән. Бу көнне ярышта катнашкан һәр бала бүләк алып кайтты. Алай гына да түгел, хәтта тренерлар, шоферлар һәм пешекчеләргә кадәр бүләкләнделәр. Шулай ук 100дән артык укучыны һәм оештыручыларны кайнар аш белән дә сыйладылар.

Иртәнге 9да башланган ярышлар кичке 6га кадәр дәвам итте. Кызлар арасында 7 команда: Арчаның 1нче мәктәбе, Яңа Кенәр, Тимершык (Саба), “Зилант” (Кукмара балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Кукмара 2, Теләче, Шәмәрдән (Саба); малайлар арасында 6 команда: Арчаның 6нчы мәктәбе, Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Шурабаш, Олы Әтнә, Күңгәр (Әтнә) катнашты.

Нәтиҗәдә Яңа Кенәрнең кызлар һәм малайлар командалары 1нче урынны яулады. Кызлар арасында 2нче – Тимершык, 3нче урында “Зилант” командасы; малайлар арасында 2нче урында Иске Ашыт, 3нче урында Олы Әтнә командалары.

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International