Көчле чаңгычылар җыелды

2018 елның 2 марты, җомга

Көчле чаңгычылар җыелды

Үткән шимбәдә Арча стадионы чаңгычылар белән шау-гөр килеп торды. Кышкы спартакиада кысаларында үткәрелгән әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Ярышларның иганәчесе – “Металл” ширкәте (җитәкчесе Лилия Гарәфиева) директоры Инсаф Габделгазизов:

– Быелгы сезонда “Металл” ширкәтенә нигез салучы Фәнил Гарәфиев истәлегенә (бүгенге ярышка улы Фәнис тә килде) чаңгы ярышлары җиденче тапкыр үткәрелә, – дип сөйләде. – Чаңгы ярышын ничек тагын да камилрәк үткәреп буласын күрсәтү өчен район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә Сарманнан Бөтенроссия категориясендәге спорт хөкемдары Шамил Хафизовны чакырттык. Бүгенге ярышта бары тик Арча районы чаңгычылары гына катнаша.

Шамил Хафизовның безнең районга килгәне бар. Әле көзлектә генә Арчада республика күләмендә оештырылган биатлон ярышына хөкемдарлык итте. Сочида олимпиадада булып кайткан судья ул. Монда да, җил-җил атлап, һәрнәрсәгә тәртип салып йөрде. Стартка тезелеп бас-кан чаңгычыларга да, таралышып, бераз сабыр итәргә туры килде. Ник башланмый инде дип, ризасызлык белдерүчеләр дә булды.

Бер кат старт алынгач, эшләр кызуга китте. Яшьләр буенча төркемнәрне җибәреп кенә тордылар. Ярышта 200дән артык чаңгычы катнашты.

Көчлеләр старт бирелүгә алга ыргылды. Әнә, Арчаның 2нче мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алия Диярова төркемнән аерылып алга чыкты. Финишка да беренче килеп җитте ул. Аның артыннан Арчаның 5нче гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Энҗе Фәйзрахманова килде. Алиянең абыйсы Илназ Дияровта 2002 елгылар арасында шулай ук 1нче нәтиҗә иде. Тренерлары Рәис Камалов та шунда. Тренерлар, физкультура укытучылары финишка җитәрәк, карга бата-чума йөгереп, үзенекеләргә көч биреп тордылар.

2000–2001 елгы егетләр стартка тезелеп баскач, аларның чаңгычы киемнәренә, кояштан саклаучы күзлекләренә карап, “Олимпиада чаңгычылары мыни!” – дип сокландылар. Киемнәре генә түгел, үзләре дә шәп шуа иде алар. Араларында Арча педагогика көллиятендә укучы Илназ Шәрәфиев иң җитез чаңгычы булып чыкты! 40 яшьтән узган ир-атлар арасында Мөрәледән абыйлы-энеле Равил, Рәзил Нәбиуллиннар 1, 2нче урыннарны алдылар. Арчаның 2нче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче энекәшләре Рәнис тә оста чаңгычы. Алар күптән түгел туган авыллары Мөрәледә чаңгы ярышы үткәрделәр.

– О,о, Мөрәледә чаңгы ярышы бик шәп булды, – дип сөйләп торды Арчадан Роза Мәрдәнова. – Безнең кыз Илфира 1нче урынны алды. Бүләкләре дә әйбәт иде. Казан асып, кайнар шулпаларга кадәр пешерделәр!

Арчаның 5нче гимназиясе укучысы Илфира Мәрдәнова Арча чаңгы ярышында да яшьтәшләре арасында 1нче урынны алды. Афәрин!

Өлкән яшьтәгеләргә “Металл” ширкәте директоры Инсаф Габделгазизов бүләкләр тапшырды.

Ярышларда катнашучыларның барысы да кайнар ризык белән сыйландылар.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды. Унберъеллык мәктәпләр арасында Ашытбаш – 1нче, Курса–Почмак – 2нче, Арчаның 5нче гимназиясе 3нче урынны алды. Тугызъеллыклардан Иске Кырлай мәктәбе – 1нче, Урта Курса 2нче, Хәсәншәех 3нче урынга ия булды. Урта уку йортлары, хезмәт коллективлары арасында Арча педагогика көллияте – 1нче, “Тат- автодор” җәмгыятенең Арча филиалы – 2нче, Арча агросәнәгать көллияте 3нче урынны алды.

 Нәтиҗәләрне һәм фотоларны тулысы белән arskmedia.ru сайтыннан карый аласыз.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International