Хатын–кыз барына да түзә

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Хатын–кыз барына да түзә

Сәрдәбашка Елизавета Ефимованы 90 яшьлек юбилее белән котларга баргач, бермәл аптырап калдык. Безне каршыларга бөтен туганнары урамга чыккан иде. Ә капка төбендә басып торган төп йорт килене Рәмзия кулында күпереп пешкән түгәрәк ипи һәм тоз. Беренчедән, бу аларның никадәр дәрәҗәдә кунакчыл булуларын күрсәтсә, икенче яктан килгәндә, өйдәге иң өлкән кешегә һәм әнигә олы хөрмәт билгесе бу. Елизавета Петровна моңа бик лаек. Аның тормыш юлы үзе бер китап язарлык. Түзә бит хатын–кыз, бөтен авырлыкларга да түзә.

Күп балалы гаиләдән ул. Өч сеңлесе, бер энесе бар. Әтисе 1941 елда сугышка китә дә һәлак була. Шул ук елны әнисе дә биш баласын ятим калдырып вафат була. Балалар әби һәм бабай кулында кала. Ә 1943, 1944 елларда бер–бер артлы алар да дөнья куя. Бу вакытта Елизаветага нибары – 16, ә иң кечкенәләренә 2 яшь була. Бөтен авырлык кыз җилкәсенә төшә. Ул урман да кисә, чабата да ясый, басуда да эшли, балаларны да карый. Нинди авыр булмасын, аларны язмыш сынавына калдырмый. Хәзер алар төрлесе төрле якта, әмма апа гына түгел, әни ролен дә үтәгән Елизавета алар өчен иң кадерле кеше.

1951 елда кыз Иван Ефимов белән таныша һәм гаилә кора. Бик акыллы, тәртипле, эшчән кеше була (2005 елда вафат) ул. Икесе дә колхозда эшлиләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Нина, Кадрия, Борис Мари–Төрек районында яши. Марселе әтисе белән бер елны вафат булган. Газизен югалту ачысын да кичергән Елизавета Петровна. Хәзерге вакытта ул улы Владимир гаиләсендә яши.

– 30 елдан артык бергә торабыз, – ди төп йорттагы килене Рәмзия. – Хәзер үземнең ике киленем, биш оныгым бар.

30 ел дәверендә төрле чак булгандыр, әмма Рәмзия кайнанасы белән уртак тел тапкан, килешеп гомер иткән. Елизавета Ефимованың 11 оныгы, 14 оныкларының балалары бар. Бөтен туганнары өчен кадерле кеше ул. Юбилеена да барысы да диярлек кайткан. Үзе бер зур табын җыелган. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярны котлап, аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International