Исеме китапка кергән

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Исеме китапка кергән

Кысна авылыннан Мәрзыя Заһировага 95 яшь тулды. Юбилярга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова Россия Президенты В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин котлап, бүләк бирде.

Мәрзыя апа улы Шәкүр белән яши. Юбилеена балалары кайткан. Ташкичү мәктәбендә укытучы булып эшләүче оныгы Алсу Әхмәдуллина да килеп җитте. Мәрзыя апа авылдашы Шакирга чыгып, өч бала таба. Сугыш вакытында япь-яшь килеш бригадир булып эшли. Колхоз рәисе бу җаваплы эшне: “Син булдырасың!” – дип тапшыра.

– Ир-атлар сугышка китеп бетте. Бригадир булып эшләве бик кыен булды, чыктым да чаптым, чыктым да чаптым, – дип сөйли Мәрзыя апа. – Аннан амбарда эшләдем. Фермада сарык карадым. Фермабыз белән гел алдынгы булып, ВДНХларга барып, байрак- лар, зур бүләкләр алып эшләдек.

Арча районының күренекле кешеләренә багыш- ланган  “Бөек Тукай Ватаны син, Арча” китабында Мәрзыя апаның да исеме бар. Мәрзыя апа Заһирова сарык фермасында эшләгәндә “Мактау билгесе” ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән.

Казанда яшәүче кызы Розалия:

– И-и, безнең балачак фермада әнигә булышып үтте инде, – дип искә төшерә. – Бик тырыш кеше булды безнең әни. Аның күргәннәре... Машина астында калды, аягы сынды, ике тапкыр пеште, боз-лы суга төште...

– 57 яшьтә пенсиягә чыктым, – дип сүзне дәвам итә Мәрзыя апа. – Тагы да эшли идем әле, аяк сынды...

Мәрзыя апа бәхетенә оныгы Алсу янәшәдә генә, шушы авылның икенче урамында гына яши. Ул һәрчак йөгереп килеп җитә. Кызы Розалия Казанда, гел кайтып йөрибез, ди.  Тагын бер кызы Разыя гаиләсе белән Яр Чаллыда яши. Без Мәрзыя апага, 8 март – Хатын-кызлар көне белән котлап, исәнлек-саулык телибез.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International