Шундый матур, җылы һәм җырлы бәйрәм!

2018 елның 16 марты, җомга

Шундый матур, җылы һәм җырлы бәйрәм!

Яраттым мин җирне.

Үкенгән юк

Туган яктан чыгып  китмәвемә.

Кояш нуры, хәләл көчем сеңгән

Амбарларга салган  икмәгемә.

 

“Арча батырларын барлый – 2018” дип аталган бәйрәм “Урак өсте” фольклор күренеше шундый шигъри юллар белән башланып китте. Сәхнәдә уракчы хатын-кызлар урак ура, ир-егетләр чалгы белән печән чаба. Ә алгы рәтләрдә олы буын вәкилләре – хезмәт ветераннары утыра. Алар төрлесен күргән, күп авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән.

– Тормышыбыз алар салып калдырган эздән атлый, – ди алып баручы. – Бу кешеләр алдагы көннәрнең хезмәт батырларына үрнәк булып тора.

“Ашытбаш” ширкәтеннән хезмәт ветераны, механизатор Хәйдәр Садриев, “Ташкичү” хуҗалыгыннан терлекче Рәкыя Галимова, “Игенче”дән 46 ел механизатор булып эшләгән Гомәр Сафин...

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Зәкәрия Динмөхәммәтов 52 ел инде тракторда, түземсезлек белән кырга чыгуны көтә ул. Узган ел аңа “Арча районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелгән иде. Быел район башлыгы Илшат Нуриев аңа “Арча районы алдындагы казанышлары өчен” дигән беренче медальне тапшырды. Нәрсә бирсәң дә кызганыч түгел бу фидакарь кешегә.

Район җитәкчесе үзенең тәбрикләү сүзендә залда утыручыларны безнең йолдызларыбыз, чын батырларыбыз дип атады. Гади хезмәт кешесен аеруча хөрмәт итә торган җитәкче Илшат Габделфәртович. Ул район башлыгы булып эшли башлагач мондый бәйрәмнәрне үткәрү матур традициягә керде. Районның Мактаулы гражданины исеме дә түрәләр өчен уйлап чыгарылган исемгә әверелгән кебек иде бит. Ә хәзер аны үз куллары белән икмәк үстергән, җир сөргән, туган авылына тугрылыклы булып гомер иткән гади хезмәт кешеләре ала.

Быел мондый хөрмәткә “Ватан” ширкәте баш агрономы Габдрәис Рамазанов лаек булды. 1983 елның июнь аенда “Ватан” совхозына баш агроном итеп билгеләнә ул. Менә шуннан бирле гел агроном. Һөнәренә тугрылыклы булып калган мондый белгечләр күп түгел. Кыр эшләре вакытында басуда, амбарда, игенчеләр янында очратасың аны. Фән һәм күпьеллык тәҗрибә нигезендә кертелгән чәчү әйләнеше, технология ярдәмендә һәр елны мул уңыш үстерәләр. Басу культурасы югары, иген басуларына карап сокланасың.

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында арчаларга тормыш чылбырын өзми саклаган өчен рәхмәт әйтте. Районда хезмәт династияләрен дәвам итүче гаиләләр күп. Шуларның берсе – Хәсәншәех авылында яшәүче Галия Әхмәтова гаиләсе турында кинофильм да төшергәннәр. Бераздан алар үзләре дә сәхнәгә менеп бас- тылар. “Мин 50 яшькә кадәр хуҗалыкта сыер савып лаеклы ялга чык-кан идем, – диде Галия әби. – Аннан нишләп өйдә утырам әле дип, яңадан эшкә чыктым да, алтмыш яшькә кадәр эшләдем”. Аның балалары да бәхетне читтән эзләп йөрмәгән. Улы Рамил терлекче, аның хатыны Әлфия сыер сава. Тагын бер улы Данил фермада эшли, хатыны Лилия бозаулар карый, әлегә декрет ялында. Өченче улы Фәнил кышын фермада эшли, урып–җыюда комбайнга утыра. Хатыны Әлфия хисап эшләре алып бара. Аларның уллары Инсаф (Галия әбинең оныгы) механизатор, хатыны Гөлинә ашханәдә пешекче. Район башлыгы Илшат Нуриев сәхнәне тутырып басып торган гаиләне тәбрикләп, рәхмәт әйтеп бүләк тапшырды.

Марат Әхмәтов Арча районы халкының тулы канлы тормыш белән яшәвен әйтеп, киләчәккә уңышлар теләде. “Бераз аксап, чүгәләп алган вакытларыгыз да булды, – диде ул. – Узган елгы нәтиҗәләребез матур, республика буенча 5 млн тонна ашлык җыеп алдык. Монда сезнең дә лаеклы өлешегез бар. Әмма бар да без өмет иткәнчә булып чыкмады, ашлыкка сорау булмады, кышка керүгә сөткә бәя төште. Без шундый сынаулар аша үзебезне табарга тиешбез. Арча районы өчен дә 2018 ел яңадан үсеш елы булсын!”

Марат Әхмәтов бер төркем арчаларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Сәхнәгә 2017 елда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар, сыер савучылар, ферма мөдирләре, тракторчылар, шоферлар, терлек симертүчеләр, ясалма орлыкландыру технологлары, белгечләр, иң яшь механизаторлар һәм терлекчеләр, умартачылар, фермер хуҗалыгы башлыклары, эшкәртү предприятиеләре, төзелеш һәм башка оешмаларда, мәгариф, сәнгать, спорт, сәламәтлек, социаль өлкәләрдә һәм хокук саклау органнарында эшләүчеләр күтәрелә. Аларның һәркайсы бүләк алды. (Районның хезмәт алдынгылары исемлеге газетабызның 3нче битендә). Алдынгылар хөрмәтенә матур җырлар яңгырады, бию коллективлары чыгыш ясады.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов безнең районга еш килә. Үзенең чыгышларында ул, кайчандыр үзе дә укытучы булып эшләгәнгәме, әлеге һөнәр ияләрен бик хөрмәт итүен әйтә. Бу юлы ул районның иң яхшы өч укытучысына Санкт–Петербург шәһәренә юллама бүләк итте. “Юл чыгымнарын район күтәрер”, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. Ә кемнәргә бәхет елмаюы соңрак билгеле булачак.

Менә шундый җырлы, биюле, бүләкле матур бәйрәм булды бу көнне. Әлеге бәйрәм райондашларыбызны яңа хезмәт уңышларына рухландырыр, алда аларны гаять җаваплы язгы кыр эшләре, көндәлек җаваплы хезмәт көтә.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International