Табибта кайчан күрендең?

2018 елның 23 марты, җомга

Табибта кайчан күрендең?

Алга киткән илләрдә медицина тикшерүләре мәҗбүри үткәрелә. Мәсәлән, ашказаны рагы күп булган Япониядә 30дан узган һәр кешегә ел саен ашказанына гастроскопик тикшерү уздырыла. Чир башлангыч чорында дәвага бирешә. Сүзебез бүген яман шеш турында булыр. Әңгәмәдәш – район онкологы Илшат Ибәтуллин.

– Илшат Ришатович, районда, гомумән, дөньяда онкология чире белән авыручылар саны арта бара, диләр.

– Дөресрәге, яман шешне ачыклау саны арта. Халыкны диспансерлаштыру проектының старт алуы чирне ачыкларга берникадәр ярдәм итә. Алга киткән илләрдә медицина тикшерүләре мәҗбүри рәвештә үткәрелә. Шунлыктан чир башлангыч чорда ачыклана һәм дәвага яхшы бирешә. Узган ел безнең районда 182 кешедә яман шеш ачыкланды. 2016 елда – 161 кешедә.

– Онкологлар, яман шеш – тормыш бетте дигән сүз түгел әле ул, дип әйтә.

– Яман шеш диагнозыннан, онкологтан куркырга кирәкми. Югыйсә, йөрәк–кан авырулары буенча үлемнәр беренче урында тора. Яман шештән үлү очрак- лары 2016 ел белән чагыштырганда 2017 елда кимегән. Яман шешнең башлангыч чорда ачыклануы, дәвалау ысулларының камилләшә баруы, медицинаның алга китүе кешенең гомерен сак-лап калуга ярдәм итә.

– Күбрәк нинди орган – әгъзаларда яман шеш ачыклана?

– Беренче урында үпкә рагы тора. Аннан сөт бизләре, тире, юан эчәк, ашказаны, ир-атларның мәни бизе...

– Районда халыкка диспансерлаштыру, ягъни өч елга бер тапкыр медицина тикшерүе үткәрелә. Районда чирне ачыклау өчен нинди мөмкинлекләр бар?

– Кан, бәвел, тизәк анализлары, аналык муенсасына онкоцитология, ир-атларга ПСА анализы, УЗИ үткәрелә, гинекологта, участок табибында күренәләр, Казаннан хатын-кызларга күчмә маммография аппараты кайта.

– Бездә халык сәламәтлеге турында кайгырта беләме?

– Елга бер тапкыр анализлар биреп, табибта күренеп торыр- га кирәк. Бер генә мисалны әйтәм. Диспансерлаштыру вакытында тизәкне яшерен кан билгеләре юкмы икән, дип тикшерергә анализга алалар. Узган ел шундый 127 кешенең анализында үзгәрешләр ачыкланды. Аларга тикшеренүне дәвам итәргә яки туры эчәккә колоноскопия үтәргә юллама бирелде. Әмма аларның нибары 15 проценты гына тикшеренү үтте. Тикшеренгәннәрдә дәвага бирешә торган полип һ.б. үзгәрешләр билгеле булды. Ә бит полип күзәнәкләре тора-бара яман шешкә әверелергә мөмкин. Кеше үз сәламәтлеге турында уйласын иде. Вакытында табибка күренсә, тикшеренсә, гомерен озайтачак кына. Безнең максат чирне вакытында ачык-

лап, тиешле дәваны биреп, кеше гомерен саклап калу. Тикшеренмәгән очракта чир зурга китеп, дәва процессы авырлашырга мөмкин.

– Теләкләрегез.

– Елга бер тапкыр табибта булырга, медицина тикшерүе үтәргә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә һәм тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк.

 – Әңгәмә өчен рәхмәт.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International