Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт

2018 елның 23 марты, җомга

Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов: “Носы буасында балыкчылар ярышы үткәрәбез, килегез”, – дип чакырып китте.

Носы буасы яныннан үткәләгән бар. Суы мул, диңгез кебек җәйрәп ята ул. Анда гел кармак салып утырган балыкчылар булыр, димәк, эләгә, эләкмәсә утырмаслар иде. “Унҗиде ел җибәргәннәре юк, кеше кадәр балыклар бар анда”, – дигән иде бер танышым. Балыкчылар бераз арттырып сөйли инде алар, тик унар килолы киң маңгайлар тотучылар бар икән.

Кармы, буранмы, суыкмы – чын балыкчы өчен болар берсе дә киртә була алмый. Бу көнне дә бик зәһәр җил, салкын иде. Әмма барыбер килгәннәр, җылы итеп киенгәннәр. Берсе хәтта пленкадан палатка ясап куйган. Мари Иленнән, диделәр.

– Күрше–тирә авыллардан, Яңа Кенәрдән, Арчадан килделәр. Хәтта Казаннан да бар балыкчылар, – диде авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Бер хатын–кыз балык- чыбыз да бар әле – Носы почтасы җитәкчесе Сәрия Мортазина ул. Ире Ренат та монда.

Балыкчылар бар җирдә хөрмәтле ветераныбыз Ленар Заһидуллин да булыр. Шаян сүзләргә дә бай ул. “Ярты машина бүләк алдым”, – дип шалтыратты кемгәдер. Чынлап та шулайрак икән, иң күп балык тотучылар арасында – өченче, иң зур балык тотучылар арасында – икенче. Иң өлкән яшьтәге балыкчыга дигән бүләк тә – аңа.

Яр буенда учак яна, самовар кайнап утыра, уха пешә. Ярыш тәмам. Хөкемдарлар табышны үлчәү белән дә, линейка белән дә үлчи.

Иң күп балыкны Роберт Галимов тоткан булып чыкты. Иң зур балыкны Носыдан Ренат Мортазин эләктергән. Иң кечкенә балык тотучыга да приз бар, аны Яңа Кенәрдән Фәрит Аксаков алды. Носы почта бүлекчәсе җитәкчесе Сәрия Мортазина да бүләккә ия булды. Ул ире Ренат белән шулай балыкка йөрергә ярата. Шулай ук иң яшь һәм иң ерактан килүче балыкчылар да бүләк алды.

Бозны иң тиз тишүчене дә ачыкладылар. Казаннан Рөстәм Сабитов иң өлгер булып чыкты. Ә бозның калынлыгы – 60 сантиметр. Яңа Кенәрдән Илдар Фәйзрахманов бу эшне механикалаштырган өчен бүләк алды.

Балыкчылар ярышының иганәчесе – Казан шәһәрендә яшәүче Роберт Галимов. Үзе дә оста балыкчы, кешеләр күңелен дә күрә белә.

Балыкчылар шундый ярышны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Балыкта үткән көн гомер исәбенә керми, ди бит табиблар.

– Үзең балыкка йөргәлисеңме? – дип сорадым Вәзир Сәгыйтовтан.

– Юк, балыкчы түгел мин, – диде ул. – Кешеләр күңелен күрү үзе бер рәхәт бит.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International