Өлкәннәргә күп кирәкми

2018 елның 23 марты, җомга

Өлкәннәргә күп кирәкми

Кәчедә яшәүче Мөнирә Фазылҗанованы район башлыгы урынбасары Любовь Осина 90 яшьлеге белән котлады.

Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләк тапшырды. Юбилярны котларга халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәре һәм Кәче авыл җирлеге башлыгы да килгән иде.

Мөнирә Фазылҗанова Кәчедә 12 балалы гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгән. Яшүсмер чагы иң авыр вакытка, сугыш елларына туры килгән. 1942 елда 7 сыйныфны тәмамлаган кызны урман кисәргә дә, окоп казырга да җибәрәләр. Аннан ул гомер буе колхозда төрле эшләр башкара.

– Бик авыр тормышта яшәде ул. Өч абый сугышка китте. Өчесе дә яу кырында ятып калды. Авылда яшәгәннәргә дә тормыш рәхәт булмады, – ди сеңлесе Сөембикә.

Гомер буе диярлек ялгыз яшәгән Мөнирә апа. 42 яшендә генә кияүгә чыккан, тик ире озын гомерле булмаган. Балалары да юк. Картайган көнендә янына сеңлесе Сөембикә кайткан.

– Улым Әнәс, киленем еш авылда була. Мунчаларга кертергә алар булыша. Мин үзем дә олы яшьтә бит инде, – ди ул.

Ә олы кешегә күп кирәкми дә. Тамагы тук, өсте бөтен, өе җылы булса, шул җитә. Аннан җылы сүз – җан азыгы, диләр. Өлкәннәрдән тәмле телебезне һәм игътибарыбызны жәлләмәскә кирәк. Яшьлекләрендә күрмәгән рәхәтне, ичмасам, олыгайган көннәрендә күрсеннәр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International