Укыса, җитәкче булыр иде

2018 елның 23 марты, җомга

Укыса, җитәкче булыр иде

Арчада яшәүче Сәрия Фәрхетдинова 91нче яше белән бара. Декабрь азагында район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярны 90 яше белән котлаганда, 95 яшеңдә дә Президент котлавын алырга насыйп булсын, дип теләде.

Сәрия апа Фәрхетдинова, Россия Президенты В.Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын алгач, бик куанды. Сәрия апа улы Илгиз белән яши. “Илгиз армиядә хезмәт иткәндә командирыннан килгән рәхмәт хатлары әле дә саклана”, – дип куанып сөйли ана. Сәрия апа Курса–Почмак авылында туып–үскән. Яшүсмер еллары авыр сугыш чорына туры килә. 14 яшьтән Масра әртилендә эшләдем, ди. Шушы өлкәдә ул 43 ел эшли. 1950 елда Гөберчәккә Гаптрәкыйпкә кияүгә чыга. Арчага күчеп киләләр. Мех фабрикасында эшләп, пенсиягә чыга. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы улы мәрхүм. Ә калган дүрт баласы да Арчада яши. Балалар янда булу ана өчен бәхет инде ул. Кызлары Тәкъмилә белән Тәнзилә: “Безнең әни тик тора торган кеше түгел. Бүрекләр текте. Йөрәге шундый – әле дә бәйли”, – диләр.

– Бик күп күрдем, – ди Сәрия апа. – Яшисе килә әле...

Бу буынга ачлыгын, ялангачлыгын да күрергә, авыр хезмәтне дә татырга туры килә. Әмма алар зарланырга яратмый. Һәрвакыт яхшы тормышка омтылып яшәгән буын. Балаларын да таркатмаганнар, эчүгә дә сабышмаганнар.

– Хәрәкәт, сабырлык кирәк, – дип сөйли юбиляр. – Әти Хәбибулла бик йөрәкле кеше иде, балта остасы. Әни Мәрьямбикә чабата ясады. Кайнана белән сүзгә килеп яшәмәдек. Үзең әйбәт булсаң, кайнана да, балалар да ярата.

– Безнең әни бик башлы да ул, – ди кызлары.

– 7 сыйныф белем белән генә калдым шул, – ди Сәрия апа. – Укыган булсам, начальник булыр идем.

Без Сәрия апага исәнлек-саулык, балалар бәхете телибез.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International