Барысы өчен дә кадерле кеше ул

2018 елның 23 марты, җомга

Барысы өчен дә кадерле кеше ул

Мәрьям һәм Рәфгать Гайнуллиннар Арчада гына түгел, районда танылган шәхесләр.

Аеруча Мәрьям ханымны яхшы беләләр иде. Кызганыч, ул хәзер арабызда юк. 62 ел тигез гомер иткәннән соң ирен ялгыз калдырып, якты дөньядан китеп барды. Ә менә Рәфгать абый быел яз аеның беренче көннәрендә 95 яшен тутырды. Бу уңайдан аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк һәм күчтәнәч тапшырды.

Рәфгать Гайнуллин Югары Масра авылыннан. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Арча педагогия училищесына укырга керә егет. 1941 елда тәмамлый, әмма укыту насыйп булмый. Чыгарылыш кичәсеннән соң икенче көндә сугыш башлана һәм хәрби комиссариат аны Ульяновск хәрби элемтә училищесына укырга җибәрә. Аннан сугыш, авыр яралану, госпитальдә ярты ел, Белоруссиядә хәрби комиссариатта инструктор...

Сугыштан кайткач егет гаилә кора, район комсомол комитетында эшли, мәдәният бүлеген җитәкли, партия мәктәбен тәмамлый, район башкарма комитеты, аннан район план бүлеге рәисләре урынбасары, район комитетының икенче секретаре вазыйфаларын башкара, район кулланучылар союзының әзерләүләр конторасы директоры булып лаеклы ялга чыга.

Рәфгать Гайнуллин Мәрьям апа белән бик матур гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем бирәләр. Кызлары Фәридә белән Әлфия (алар үзләре лаеклы ялда) гаиләләре белән Казанда яшиләр. Ә Рәфгать абый төп йортта улы Фәрит һәм килене Румия тәрбиясендә.

– Безнең әти бик оста бакчачы булды, – диде килене Румия. – Мине дә күп нәрсәгә өйрәтте. 20 ел бергә. Бик дус яшәдек. Бер авыр сүз әйтмәде, үз кызы кебек күрде.

– Безнең әти кечкенәдән балыкчы иде. Буш вакыты чыктымы, балыкка китте. Гел хәрәкәттә булды. Соңгы вакытта гына бераз сынатты, – дип кушылды Фәрит.

Фәрит белән Румия әтиләрен сабый бала баккандай карыйлар. Оныклары Диана белән Кәрим үзен бик ярата. Болары улының балалары. Рәфгать абыйның биш оныгы, ике оныкчыгы бар. Барысы өчен дә кадерле кеше ул.

Гөлсинә ГАЛӘВЕТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International