Балаларга илһам бирүче

2018 елның 6 апреле, җомга

Балаларга илһам бирүче

Танышларым арасында балалары Арча Укучылар сараенда эшләп килүче “Сөембикә гөлләре” бию коллективына йөрүче әниләр бар. Алар белән әллә нигә бер күрешсәң дә, бию турында сүз чыкмый калмый. Һәммәсе сүз берләшкәнмени, “Бию дигәндә, балалар көннәр буе түгәрәктә булырга да риза”, – ди алар. Өйрәтүче укытучылары Илһамия Гыйләҗиеваны мактап туя алмыйлар.

Илһамия Мөбарәк кызы белән күптән очрашып сөйләшү уе булса да, аның буш вакытын туры китерү җайлы булмады: коллектив я конкурс- ка, я фестивальгә әзерләнә, я чыгыш ясарга китеп бара.... Шулай да, “Йолдызлык” фестиваленең зона бәйгесеннән кайткач күрешә алдык без. Бу фестивальдән дә икенче урын алып кайткан алар, 9 апрельдә Казанда көч сынашачаклар.

Бию коллективының оешканыннан алып яулаган уңышларын санап бетерерлек түгел. 2017–2018 уку елы башыннан гына санасаң да әллә ничаклы: ноябрьдә “Ефәк юлы” фестиваленнән – 1нче, гыйнварда “Татарстан.ру” халыкара конкурстан – 1нче, “Виват, Казан!” фестиваленнән 1 урын һәм Гран при(!), районда узган “Без бергә!” конкурсыннан 1нче урын алып кайтканнар. “Ефәк юлы”нда жюри рәисенең: “Сәхнәдә татар биюләрен дөрес өйрәтүегез өчен алдыгызда баш иям”, – диюе аның өчен зур бәя булса, Гран при алу көтелмәгән сюрприз булган. Шушы көннәрдә җитәкчегә Мәскәүдән шалтырату килгән – фестивальдә катнашырга чакырып.

“Сөембикә гөлләре” райондагы һәр чарада диярлек катнаша: районга кунаклар киләме, истәлекле дата белән бәйле бәйрәмнәр, Сабантуй һ.б. дисеңме – төркемдәге балаларның ихлас елмаюы, күз иярмәс хәрәкәтләре бәйрәмне ямьли. Сәхнә артында ут йотып әти-әниләре белән бергә Илһамия апалары басып тора. Бәләкәй һәм олыраклар тупланган 10 төркемгә йөрүче 200дә--н артык баланың илһам бирүчесе, уңышларын күтәреп алып, уңышсызлыкларын җайлы гына бергәләп төзәтүче, аларның шатлык-көенечләрен чын күңелдән уртаклашучы апаларының балалар сәхнәдән биеп чыкканчы йөрәге меңгә телгәләнә. Әңгәмә барышында берничә тапкыр: “Монда эшләү шундый рәхәт, балаларны бик яратам. Аларга бар белгәнемне өйрәтеп калдырырга тырышам”, – дип кабатлавы ук күпне аңлата.

Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллинның әйткәне бар: “Илһамия Мөбарәковнаның үз эшләү ысулы, ул балаларның һәммәсен тигез күреп, чын күңелен биреп эшли”. Бию сыйныфына йөрүче балалар арасында өч яше генә тулганнар да бар. Алар белән дә уртак тел табып, теләп өйрәтә остаз. Балаларны яшь вакытыннан сыгылмалылыкка өйрәтергә кирәк, дигән максат белән эшли. “Бию – сәламәтлек ул. Безнең девиз да: “Мин булдырам. Без авыртуларны җиңеп эшлибез!” – ди. Бусагадан атлап кергән баланы таныш сабые сыман үз итеп каршы алган Илһамия апалары аларны бер атна эчендә мостик төшәргә өйрәтә. Бер ел шөгыльләнгән балалар инде мостик кына түгел, җайлы гына шпагатка утырырга, кул-аяклар белән тәгәрмәч ясап әйләнергә дә өйрәнә.

Балаларны белдерүләр биреп эзләп йөрми ул, әти- әниләр үзләре эзләп таба. Инде киләсе елга бүгеннән үк шактый гариза җыелган. Балаларын яраткан укытучының хезмәте тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәвенә генә әти- әниләрнең күңелләрен тырнап тора. “Дәрәҗәле исемнәргә лаек ул”, – диләр.

Саба районының Югары Симет авылында туып–үскән кызның эчәр суы Арчада булып, ул җитәкләгән ансамбль Татарстанга танылыр дип кем уйлаган?! Яшьлегендә биюче булырга хыялланган кыз Алабуга мәдәни-агарту училищесында алган һөнәренә гомере буе тугрылыклы кала. Хезмәт юлын авылда мәдәният йорты директоры булып башлап, районда Мәдәният йортында һәм сәнгать мәктәбендә эшләсә дә, хезмәт кенәгәсендәге елларның чирек гасырын хореограф дигән сүз бизи: 14 елы Арчаның 4нче мәктәбендә, калганы – Укучылар сараенда куйган хезмәт еллары. Шушы еллар янәшәсенә 30 елдан арткан гаилә стажын да куеп сөйләшергә ярата Илһамия ханым. Ире Фәнис белән өч ир бала тәрбияләп үстергән ананы олы улының гаиләсе кыз бала онык алып кайтып сөендергән.

Арчаның 2нче мәктәбенең 9 сыйныфында укыганда кабынган мәхәббәт ялкыны алар гаиләсен бүгенгә кадәр сүрелми озата бара. “Фәнис сердәшем, иң якын кешем. Эш буенча да аның белән киңәшләшәм. Гаиләдәге бәхет укучыларыма бар күңел җылысын биреп эшләргә ярдәм итә”, – дип, бергә узган елларның бәхеткә күмелгән мизгелләрен барлый башлый ул.

Ә бәхет аның белән гел янәшә йөри. Остазларын яратып, ашкынып биюгә килүче, өйгә кайткач та алган тәэсирләр белән уртаклашучы балалары – гөлләренең шатлыклы авазлары аңа күңел тынычлыгы да, саулык та, рух күтәренкелеге дә бирә.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International