Алдан аяк киеник

2018 елның 6 апреле, җомга

Алдан аяк киеник

Моннан берничә атна элек (10 март) Казанга барганда юл кырыенда эшләүче юлчыларны, язгы ташуларга әзерләнә башлаганнар, дип карап киткән идек. Юл кырыендагы карны эттереп, канау казый иделәр.

“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы эшчеләре иде алар. Бүген без Арча филиалының баш инженеры Рамил Галәветдинов белән язны хәвеф-хәтәрсез каршылау хакында сөйләштек.

– Кар күп булгач, юлчыларга да эш күп, – дип сөйләде баш инженер. – Безнең карамакта юллар, язгы ташуга әзерлек вакытында күперләр, торбаларның әзерлеге өчен без җавап бирмибез. Юл кырыйларындагы карларны эттерәбез, канаулар казыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме – юллар саклансын һәм асфальтны кар сулары юмасын. Юлларны, кардан арындырып, ремонтка кипшереп торсын өчен әзерләп куябыз. Язгы ташуларны каршыларга без әзер, куркыныч урыннар юк.

3 апрельдә булып үткән утырышта районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе һава торышының җылынуы һәм карның күп булуы сәбәп-

ле, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларына, җаваплы предприятие җитәкчеләренә хәвеф-хәтәрләр булмасын өчен күрсәтмәләр бирде. Җаваплы оешмалар язгы ташуларга ничек әзер икәнлекләренә хисап тотты.

– Яз ашыгып килми, кар акрын эри, шунлыктан әлегә тыныч, – дип сөйләде районның халыкны саклау идарәсе җитәкчесе Артем Лесенко. – Әмма кар күп булу сәбәпле, язгы ташулар үзенчәлек-

ле булыр дип көтелә. Шунлыктан моңа әзер булырга кирәк. Районда зур сулыкларда гидропостлар оештырылды. Алар бердәм диспетчер хезмәтенә иртәнге сәгать 8дә һәм 16 сәгатьтә суның торышы хакында мәгълүмат биреп баралар.

– Арча шәһәренең кайбер урамнарына, Казанбаш, Көтек, Казиле, Күпербаш, Кәче, Апаз, Хәсәншәех, Ашытбаш, Кысна авылларына су басу куркынычы янарга мөмкин. Барысы 232 йорт һәм 859 кеше, – дип хәбәр итте Арча янгын–коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев. – Һәр кеше язгы ташуларны каршы алырга әзер булсын. Йорт яннарына су агып китәр өчен канаулар казылсын. Суны юллап җибәреп тору өчен һәрвакыт сакта торыр- га киңәш ителә. Әгәр дә су басу куркынычы янаган урыннарны күрсәгез, шәһәр, авыл җирлекләре башлыкларына, коткаручылар гарнизонына хәбәр итүегез сорала. Су кинәт килеп төшеп, су эчендә калсагыз, кичекмәстән 3-59-01 яки 01гә хәбәр итәргә. Башка телефоннарны да белеп тору кирәк: эчке эшләр бүлеге 3-12-02 яки 02, ашыгыч ярдәм 3-15-03 яки 03, газ хезмәте 3-11-04 яки 04, электр авария хезмәте 3-26-96. Тормыш булгач, төрле хәл булырга мөмкин. Кинәт су килеп төшкәндә басуда, урманда булсагыз, калку урынга, агач башына менәргә тырышыгыз, үзегезнең кайда икәнлегегезне хәбәр итегез. Кайда булсагыз да, биеккә күтәрелегез, ярдәм чакырыгыз, суга сикереп йөзеп чыгуны соңгы чиктә генә кулланыгыз. Су басу куркынычы булган урында яшәүчеләргә баскычларны, бауларны, коткару боҗраларын, салларны, көймәләрне алдан әзерләп куярга киңәш ителә. Су үткәрми торган капларга документларны салып куегыз. Балаларга игътибарлы булыгыз.

Бездә алдан әзер булып торуны “алдан аяк киенү” диләр. Алдан аяк киенеп, язны матур итеп үткәреп җибәрергә язсын.

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International