Эшләгәнне күрсәтә белергә

2018 елның 6 апреле, җомга

Эшләгәнне күрсәтә белергә

Әле яңа гына Арчаның хәрби комиссариатында караучысыз калып, гаиләләргә тәрбиягә алынган балалар белән очрашу булды.

Алар белән әти-әниләр дә килде. Туган ил, туган җир, батырлык турындагы төшенчәләр белән сугарылган әлеге очрашу балаларның күзләрендә очкын кабыз- ды. Кечкенәдән әүмәкләшеп, карда окоплар казып, таулар ясап, җәен “штаб”лар төзеп, атышлы уеннары уйнап үскән малайларны аз гына кызыксындырып җибәрү кирәк шул. Ел саен югары сыйныфлар арасында уза торган хәрби җыеннар турында төшерелгән фильмны, илдәге хәрби әзерлек, көчле техник мөмкинлекләр турындагы видеофильмны карау балаларга аерата кызыклы булды. Хәтта кадет сыйныфлары, Суворов училищесы белән кызыксындылар.

Ә геройның үзен күрү ничек тәэсир итә! Менә икенче ел инде безгә Россия геройлары кайта, мәктәпләрдә алар белән очрашулар үтә. “Кайнар ноктада” күрсәткән батырлыгы өчен Россия Герое исеме алган Дмитрий Сафин кайтып киткәннән соң, Арчаның 2нче мәктәбе “Яшь армиячеләр” отрядына аның исеме бирелә. Узган ел декабрьдә Геройлар көне уңаеннан Дмитрий Сафин катнашында Арча зиратында Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның әнисе Клеопатра Курочкина кабере янында митинг булды. Анда Арчаның 1нче мәктәбе укучылары да катнашты. Геройларны искә алу Арча үзәгендә “Дан” мемориалында, Арчаның 6нчы мәктәбендә дәвам итте. Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова да килде. Ул көнне Укучылар сараенда яшь армиячеләр белән булып узган очрашу күпләрнең хәтерендә. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Герое Дмитрий Сафин, “Яшь армиячеләр” төбәк хәрәкәте штабы җитәкчесе, запастагы генерал-майор Александр Бородин катнашты.

Яхшы хәтеремдә, авыл җирлекләре башлыклары җыелып, Яңа Кенәрдә хәрби-патриотик тәрбия куелышын карадылар. Яңа Кенәр мәктәбендә отставкадагы офицер, хәрбиләрнең ветераннар советы җитәкчесе Юрий Козлов югары сыйныф кызлары һәм егетләре белән ватанпәрвәрлек темасына дәрес алып барды. Олы тормыш юлы үткән офицер үзе класс алдында! Дәрес җанлы һәм бик кызыклы барды.

Узган ел Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның 95 яшьлеге уңаеннан 27 майда Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәп укучылары махсус киемнәрдән сафка тезелеп, Арча стадионына төштеләр. Анда алар марш атлап, геройны искә алдылар.

Яңасалада мәктәп укучылары белән бергә тыл ветераннары хөрмәтенә Хәтер паркы ачылу да онытылмый.

Болар әле үсеп килүче яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чараларның берничәсе генә. Республиканың 2017 елга хәрби-патриотик тәрбия буенча йомгаклау киңәшмәсендә нишләптер Арча районы телгә алынмаган. Башкарылган эшләр күп. Эшләнгәнне күрсәтә дә белергә кирәк шул. Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе утырышында шул хакта да сөйләшенде. Аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Хәрби комиссариат, район мәгариф идарәсе, балалар белән эшләүче оешмалар үзара киңәшеп, бер юнәлештә эшләгәндә һәм иң әһәмиятле чараларны республика, Россия күләмендә күрсәтә алганда уңышка ирешеп була.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International