Гагарин бәлешеннән авыз иттек

2018 елның 20 апреле, җомга

Гагарин бәлешеннән авыз иттек

Җиһангирлар инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов тәкъдиме белән редакция бинасында Гагарин бәлеше дигән бәйге үткәрүне планлаштырган идек. Әмма көннәр үтү белән яңа фикерләр туды, ахыр чиктә бу эш тар кысалардан чыкты. Хәлил Гайнетдинов һәм баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова ярдәме белән булачак укытучылар өчен күләмле чара оештырдылар. Ул “Җиһанда 108 минут” дип аталды. Ни өчен? Чөнки беренче космонавт җиһанда 1 сәгать 48 минут була, җир тирәли бер әйләнеш ясый.

Баштарак күбрәк шоуларны үз иткән яшьләргә мондый фәлсәфирәк чара ошап бетәр микән, дигән шик тә туган иде. Әмма ул чара башлану белән сыек томан кебек эреп юкка чыкты. Студентлар Хәлил Гайнетдиновның видеофильмнар кулланып, кызыклы факт-лар китереп, сорау–җавап формасын да кертеп сөйләвен тын да алмыйча тыңладылар.

 Очрашуда Гагаринны күргән, белгән кызыклы шәхесләр дә катнашты. Физика-математика фәннәре докторы, атказанган космик техниканы уйлап табучы, сынаучы Урал Закиров:

– Март аенда Юрий Гагарин Сергей Королев янына килде. Шунда безнең бүлмәгә минем өстәл янына ук килеп утырды. Таныштык. Ул үзенең тарихи очыш ясаячагын белә иде. Космостан төшкәч икенче көнне тагын очраштык. Мин үзем дә космоска очарга теләк белдердем. Сәбәбен белергә теләгән Сергей Королевка: ”Космик техниканы сынап карыйсым килә”, – дидем. Тик күзем начар күрү сәбәпле, комиссия үтә алмадым, – диде.

– Мин Уралда шушы өлкә буенча эш алып барган фәнни-тикшеренү институтында хезмәт итә идем, – диде техник фәннәр докторы Альберт

Саттаров. – СССР таркалгач, ул да бетте. 5000 хезмәткәрдән 200 кеше калды. Мин дә Арчага кайттым. Хәзер лазер энергиясе кулланып космоска оча торган корылмалар төзү өстендә эшлибез.

Билгеле булганча, Юрий Гагарин космостан Казахстан җиренә төшәргә тиеш булган. Әмма ул Саратов өлкәсенең Смеловка авылы басуына туры килгән. Аны каршы алырга килеп җиткән солдатлар арасында Арча районы егетләре дә булган. Бу хакта без язган идек инде. Шуларның берсе Олы Әтнәдә яшәүче Данил Сәлахетдинов Арчага очрашуга да килде.

– Безгә бу хакта разводта әйттеләр. Ике парашют оча, берсе Волга ягына, икенчесе басуга, диделәр. Бөтен эшне ташладык та карап торабыз. Аннары янына чаптык. Юрий Гагаринның җиргә төшкәч иң беренче фоторәсеме дә бар. Аннан вертолетлар белән килеп аны алып киттеләр, – диде Данил Сәлахетдинов.

– Данил 3 ел Энгельс шәһәрендә, 1 ел Кубада хезмәт итеп кайткан,– диде хатыны Фирадия ханым. – Частьларында һәйкәл кебек әйбер дә ясап куйган идек, дип искә ала ул бу көнне. Берничә ел элек шул урында булып кайттык. Анда хәзер Гагаринга һәйкәл тора һәм аллея барлыкка килгән.

– Гагарин космоска очкан вакыты күңелгә бәйрәмгә тиң шатлыклы вакыйга булып кереп калган. Юрий Гагарин һәр кеше өчен иң акыллы, иң чибәр, иң сөйкемле герой иде. Без барыбыз да Гагарин шикелле булырга тырыштык, – дип искә алды Илдус Сәгъдиев.

– Гагарин – бернигә дә алыштыргысыз дөньябыз хәзинәсе. Фоторәсемендәге үзенең илаһи елмаюы белән илләрнең бер-берсенә бүре кебек каравын күреп, дошманлыкны онытыгыз, бер-берегез белән дустанә мөнәсәбәттә булыгыз, дия кебек, – диде баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин көллият директоры Гөлнара Гариповага, оештыручыларга, килгән кунакларга рәхмәтен белдереп.

Студентлар чарада сөйләшенгәннәр, күрсәтелгәннәрнең эченә шулкадәр кереп киткәннәр иде, Хәлил Гайнетдинов: “108 минут үтте, Гагарин җиргә төште”, – диюгә ура кычкырып кул чаба башладылар. Диләрә Хәйдәрҗанова белән Дамир Гасыймов музыкаль сәлам дә юлладылар. “Бу дөньяда без яшибез икән, юкка түгел, юкка түгелдер”. Бу җырның сүзләре темага да туры килеп тора иде.

Соңыннан Гагаринча лимонлы чәй белән Гагарин бәлешеннән дә авыз иттек. телеңне йотарлык бәлешләрне Гагарин урамында урнашкан “Казанның 1000 еллыгы” рестораны хуҗалары Зөлфия һәм Марсель Хәлиловлар әзерләткән иде. Әйдәгез, һәр ел бу көнне Гагарин бәлеше пешереп сыйлануны традициягә кертеп, космонавтны искә алып үтә торган булыйк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International