Елыйсылар килә...

2018 елның 20 апреле, җомга

Елыйсылар килә...

Язның тәүге ләйсән яңгыры ява. “Эталон–Строй” ширкәте баш инженеры Азат Насыйбуллин белән “Казансу” паркын карап йөрибез.

Күзләр яңа куелган видеокамерага төшә. Мондый видеокамералар хәзер анда 12! Тәртип боз-саң, бетте, качып котыла алмыйсың... Ә “Казансу” паркында нинди күңелле! Заманча, уңайлы, матур. Көннәр җылытып җибәрүгә халык бала-чага белән шунда агыла. Берәүләр велосипедта җилдерә, икенчеләр борысларда бөтерелә, өченчеләр күлендә су коена... Күңелле чакларга озак калмады инде. Паркның икенче өлеше кышын файдалануга тапшырылганлыктан, җәйге рәхәтлекләрне татырга өлгермәдек әле. Ә бүген анда сыерчыклар чыр-чу килә.

Эх, яз мизгелләре турында сөйләшүне дәвам итәсе иде, әмма сүзебез күбрәк менә шул матурлыкны, хозурлыкны бозу очраклары турында булачак. Мин аларны йөрәгем әрнеп карап йөрдем. Күтәрә дә алмаслык чүп савытын ник елгага ташларга инде?! Ник ул атынгычларның түбәсенә менәргә, андагы такталарны кубарырга, калаен каерырга?! Атынгыч баганалары да төрле язулар белән чуарлана башлаган. Җәйге театр эскәмиясендәге такталарны кубарганнар. Ремонтчылар яңаларын куйганнар инде. Көзге “кешеләр”нең дә кайберләрен төбе-тамыры белән йолкып атканнар. “Эталон–Строй” ширкәте егетләре рәтләп куйган үзе. Әмма ул барыбер дә элеккечә була алмый. Җил уңаен күрсәтүче флюгерлар да кемгәдер комачаулаган. Авып-түнеп яталар. Кош җимлекләре дә кыерсытылган. Күл буенда комлыкта кечкенәләр өчен эшләнгән мәйданчыкны да ватарга өлгергәннәр.

Миллионлаган сум акчалар сарыф итеп төзелгән паркны җимерергә кемнең кулы күтәрелә? Аларның кемнәр икәне ачыкланамы, нинди җәза бирелә? Без бу турыда район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инс- пекторы Рәмзия Тимергалиева белән сөйләштек.

– Казансу паркында күбрәк балалар хулиганлык кыла, – дип сөйләде өлкән инспектор. – Аларның гамәлләре балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе утырышында карала һәм әти-әниләренә штрафлар салына. “Казансу” паркында турыдан-туры район эчке эшләр бүлеге белән тоташкан он-лайн режимда эшләүче видеокамералар бар. Әти-әниләргә шуны әйтәсе килә: балаларын караучысыз “Казансу” паркына төшермәсеннәр.

“Казансу” паркында видеокамералар күбәйгәч, бәлки вату-җимерүләр, тәртипсезлекләр булмас? Моңа ышанасы килә. Һәркемнең йөрәгендә матурлыкны саклау тойгылары булырга тиеш, дибез. Үзебез өчен, ләбаса. Яңа паркка сөенеп бетә алмаган идек. Елыйсылар килә...

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International