Әнвәр абый бәйрәмне каршыларга әзерләнә

2018 елның 4 мае, җомга

Әнвәр абый бәйрәмне каршыларга әзерләнә

Арчада сугыш һәм тыл ветераннарына бүләкләр тапшыра башладылар. Хөкүмәт тарафыннан әзерләнгән бүләккә Иске Кырлай авылында гомер итүче Әнвәр Камалов та ия булды. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов аңа бүләкне хастаханәгә килеп тапшырды һәм бәйрәм котлавын җиткерде.

Әнвәр абый ике генә көн элек хастаханәгә дәваланырга кергән. Казанда дәвалану мөмкинлеге булса да, биредә үзенә яхшы мөгамәлә булганга, Арча хастаханәсен сайлаган. Гомумән, ел саен хастаханәдә ятып дәвалану курслары үтеп чыга Әнвәр абый. “Аяклар авыртып китте әле, – дип каршы алды ул кунакларны. – Бәйрәмгә кадәр рәтләнеп чыгып булса ярый дип өметләнәм”. Бәйрәм дигәне – 9 май – Җиңү көне. Фронт юлларын узып, әллә ничә тапкыр үлемгә шаһит булган, 94нче яше белән баручы ветеран җирлектә узучы бәйрәм чараларының кадерле кунагы. Яшьләргә сөйләр сүзләре, истәлекләре, хатирәләре күп аның. Гомумән, ул – аяклы тарих, авыл җирлегендә сугыш газапларын үз җилкәләрендә кичергән бердәнбер ветеран. Үз авылларының өлкән буынын гына түгел, яшьләрен дә белеп, хәтерләүче, һәр яңалыктан хәбәрдар, хәтта күрше авыл кешеләренең яшәешен белеп торучы ул. Хастаханәдә дә тик ятмый икән: караватында Сталин чорындагы вакыйгаларны сурәтләгән китап ята иде. Укырга яратучы Әнвәр абый аны бигрәк тә яраткан, “Шәп китап”, – дип мактый. Ике ел элек үзе дә сугыш елларында күргәннәрен язып, “Гасырларга тиң гомер” дигән китап чыгарган автор ул. Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов Әнвәр Камаловның киң күңелле, кешелекле булуы турында әйтеп мисаллар да китерде. Авыл зиратына 50 мең сум акча биргән, үзара салым акчасын унлата артык түләгән, Сабантуйга бүләк алу өчен үзеннән акчалата иганәчелек ярдәме күрсәткән... Сабантуй дигәннән, узган ел авыл Сабантуена машина руле артына утырып барган Әнвәр абый. Машина аның гомерлек дусты. Колаклары ишетмәсә дә, шөкер, күзләре күрә, хәтта күзлексез укый да ала икән (без барында укып бирде).

Бүгенге көндә туган авылында ялгызы яшәп ятса да, ялгыз түгел ул. Күршедә генә гаиләсе белән улы яши, читтәге балалары гел кайтып, янында торып китә. Балаларына рәхмәт укып, хәер-фатыйхасын биреп яши өч ир, бер кыз бала тәрбияләп үстергән ата. “Аллаһы Тәгаләгә, халкыма, авыл кешесенә, балаларга, миңа игътибар күрсәткән һәркемгә, биредә шифаларын биреп дәвалаучы хезмәткәрләргә рәхмәттән башка сүз юк”, – ди.

Авылдашларын күргәч, авыртулары да онытылгандай булды ветеранның. Күрше авылларда яшәүче танышлары турында сораша-сораша таягына таянып коридорга ук чыгып озатып калды хәлен белергә килүчеләрне.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International