13–15 апрельдә Чабаксар шәһәрендә кыллы-чиртмә уен коралларында башкаручыларның "Инструменталь палитра" III Бөтенроссия бәйге-фестивале булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы да уңышлы чыгыш ясады.
"Классик гитара" (аерым башкару) номинациясендә Айнур Шәрәфиев (укытучысы Алеева Миләүшә Тәлгать кызы) II дәрәҗә лауреат исемен яулады.
Җиңүегез белән котлап, яңа үрләр яулавыгызны телибез.