Бөек Җиңү көне белән!

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!

Сезне ихлас күңелдән изге бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм!

9 Май – һәрберебез өчен мәгънәле һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Бу көнне Ватаныбызның данлы сакчыларын, фронтта һәм тылда геройларча фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңү көнен якынайткан кешеләрне хөрмәтлибез һәм искә алабыз.

Җиңү көнендә, аеруча хәзер, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аның исән шаһитлары азайган саен, шатлык һәм горурлык яшьләре зур югалтулардан әрнү яшьләре белән кушыла. Һәлак булган фронтовиклар, ветераннарның батырлыгын искә алганда, исәннәрен хөрмәтләгәндә Җиңүнең аларның алгы сызыкта батырлыгы һәм тылда фидакарь хезмәтләре бәрабәренә яуланганын аңлыйбыз. Туган илебезнең бәйсезлеге һәм киләчәк буынның имин яшәве хакына алар үз тормышлары белән түләделәр.

Кадерле ветераннар, тыныч күк йөзе, коточкыч сугышта илебезне азат итүгә керткән көчегез өчен сезнең алда баш иябез. Еллар үтәр, ләкин Бөек Җиңү турындагы хәтер мәңге истә калыр. Җиңүчеләрнең балалары һәм оныклары Ватаннарын яратыр, традицияләрне сак-лар һәм халкының бөек батырлыгы турында һәрвакыт истә тотар, дип ышанам.

Хөрмәтле райондашлар! Өлкән буынның хәрби һәм хезмәт батырлыгына лаек булыйк. Җиңү бәйрәме киләчәктә дә бердәм булырга, илебезнең бөеклеген ныгытуга яңа көч бирсен.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге, тыныч күк йөзе телим!

Арча муниципаль  район башлыгы  И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International