Рухлары шат булсын

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Рухлары шат булсын

Арчалар яңадан Суслонгер җирендә булып кайтты. 150 километрны ике сәгать ярым эчендә микроавтобус белән элдертеп кенә үттек. Шунда сугыш елларында ирләре, балаларына үзләренә дә юк ризыкны җыеп алып барган хатыннар, аналар турында уйладым. Үзләре ярым ач, ярым ялангач хатын-кызларның бу араны еш кына җәяүләп үтүләрен күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Әнә Суслонгер кырыеннан узучы тимер юл. Шул юл буйлап килгән бит инде алар.

– Суслонгер җирен искә төшерүнең сәбәпчесе дә шул хатын-кызлар булды, – диде ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов. – Безнең авылдан бер апаның сөйләгәнен һич оныта алмыйм. Кырык көнлек баласын калдырып юлга чыккан ул. “Күкрәктән аккан сөттән телогрейка шыгырдап катты. Үзебезнең ач булуыбыз турында уйлаган юк, ирләребезне ашату теләгебез”, – дип сөйли иде. Әле алып килгән ризыклары үзләренә эләгәме, юкмы, сугыша-сугыша талап бетергәннәр бит. Беренче елны Суслонгерда булып кайтканнан соң газетада мәкалә басылып чыккач, шундый эчтәлектәге бик күп хатлар килде. Аларны күз яшьләрсез укып та булмады. Һәм менә шул көннән башлап ел да Җиңү көне алдыннан шушы якка сәфәр кылабыз. Мин анда үзем генә дә барып кайта алыр идем. Әмма минем яшьләрне дә аласым килә. Алар да бу хакта белсеннәр, үзләреннән соң киләсе буынга җиткерсеннәр иде.

Алмаз Борһанов инициативасы, район хакимияте ярдәме белән Суслонгер зиратында Арча һәм Әтнә районнарыннан китеп биредә һәлак булганнар истәлегенә каберлек барлыкка килгән, аңа таш куелган, чардуган белән әйләндереп алынган, шунда Арча һәм Әтнә районнары җиреннән туфрак алып барып салынган, чәчәкләр утыртылган иде. Ел да барып, аны яңартып торалар. Быел да традициягә тугры калып, Алмаз Борһанов, Арча районының хәрби хезмәт ветераннары комитеты җитәкчесе урынбасары, подполковник Булат Нуриәхмәтов, ДОСААФ җитәкчесе (ул ел да машина белән тәэмин итә, матди ярдәм күрсәтә) Рөстәм Алеев, Көнбатыш мәчете имамы Равил хәзрәт Ибраһимов, Рүзәл Галимов җитәкчелегендә Арча педагогика көллиятенең өченче курс студентлары Илназ Галимов, Нияз Галимов, Снежана Сәйфиева белән берлектә Суслонгерда булып кайттык.

Бу яклардагы урманда биш станция булган. Бишесендә дә лагерьлар урнашкан. Шуларда ун меңнән артык кеше торган. Нигездә төрки халыклар дигән фаразлар бар. Әлегә кадәр Суслонгер сере ачылмаган. Анда госпиталь булган. Зиратка шунда үлгәннәрне генә җирләгәннәр. Төгәл урыны билгеле түгел. Ә башкаларны чокырга гына ыргытканнар. Хәрби хәзерлек алырга дип килгән солдатлар биредә ачлыктан, суыктан кырылган (лагерь җитәкчесе солдатларга дигән ризыкны сатып акча эшләгән), фронтка китү алар өчен шатлыкка әйләнгән. Ә анда әзерлексез, бөтенләй бетерешкән солдатларны күреп шаккатканнар, сәбәбен тикшерергә дип Суслонгерга Клемент Ворошилов үзе кайткан һәм мондагы хәлне күргәч, кешеләрне шушы хәлгә җиткергән лагерь башлыгын бүлмәсендә үк атып үтергән. Лагерьлар да ябылган.

– Моннан биш километр ераклыкта урман эчендә Серебряное дигән күл бар. Кышын боз өстенә танкларны тезеп, техника тикшерүе үткәргәндә, боз ярылып барысы да су төбенә киткән. Менә шундый җан өшеткеч хәлләр дә булган биредә, – диде Алмаз Борһанов.

– Без бу хакта беркайчан да онытмаска, Суслонгерда ятып калган якташларыбыз- ны искә алырга тиеш, – диде Рөстәм Алеев. – Бездән соң киләчәк буын да бу традициягә тугрылыклы калсын иде.

Бу көнне Арчадан килгәннәр бергәләп каберлекне чистарттылар, веноклар салдылар, чәчәкләр утырттылар. Эх, бу чәчәкләрне су сибеп, карап торучы да булса икән, диюгә каршы Алмаз Борһанов: “Безнең бу изге гамәлебезне биредә күтәреп алдылар. Мәктәп укучылары каберлекне карап тора. Җиңү көнендә бар кеше зиратка килә. Каберлек өсте ашау әйберләре белән тула”, – диде.

Соңыннан Равил хәзрәт вафат булганнар рухына дога кылды. Шунда бер могҗиза була. Ел да кабатлана ул. Гел болытлы, җилле, кайвакыт яңгырлы көн туры килә. Әмма зиратка керү белән җил тына, яңгыр туктый, дога укыганда болытлар арасыннан кояш чыга. Ышанырсызмы, юкмы, әмма бу чыннан да шулай. Димәк, Аллаһы Тәгалә дә бу изге эшне хуплый.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International