1 июнь көнне Казанда Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, министрлык һәм ведомство вәкилләре белән берлектә, хокук ярдәме көне үткәрәчәк. Чара Халыкара балаларны яклау көне кысаларында уза. Татарстанлылар балигъ булмаганнар хокукларына һәм кызыксынуларына бәйле сораулар бирә алачак. Очрашу 09.00 - 13.00 сәгатьләрдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк.