Авылга бүләк булачак

2018 елның 11 мае, җомга

Авылга бүләк булачак

Кушлавычта тау астында бер чишмә бар. Заманында бик матур булгандыр аның корылмасы: түбәсе челтәрләп эшләнгән ялтыравыклы калай да, такталары да яңа чагында. Йөгерек еллар аның матурлыгын үз артыннан иярткән. Чишмә йортын 1996 елда ук, колхозга Ренат Фәйзиев җитәкчелек иткән вакытта колхоз эшләткән булган икән.

Авыл халкы телендә “Мулла чишмәсе” дип йөртелүче чыганакның тарихы үткән гасырларга барып тоташа. Тукайның бабасы Мөхәммәтгали нигезенә якын чишмәне ул елларда мулла үзе карап торган, авыл халкы суны шушыннан ала торган булган. Озак еллар халыкны суы белән туендырган чишмә, тик соңгы елларда авыл йортларына су килә башлагач кына бирегә сукмакны суытканнар. Халык йөрми башлагач, чишмә тирәлегенә тиз арада үрчегән тал агачлары, чүп үләннәре “баш булып” калган.

Тау астындагы чишмәгә тау өстеннән карап Тукай “Туган авыл” шигырендә әллә шушы чишмәне телгә алган инде? Анысы икенче чишмә икән. Авылдагы музей җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшинада шагыйрь тормышына бәйле истәлекләр хәтсез. “Тукай “Тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар, якын безнең авылга ул”, дип безнең авыл янындагы чишмә турында язган, – дип сөйли ул. – Кушлавыч элек зур авыл булган, күп йортлар хәзерге урыннан уң яктарак урнашкан булган, күчә-күчә бу якка таба күчеп беткән. Әнә шул элеккеге урында бер чишмә бар, Тукай шул турыда язган. 1907 елда солдатка каралырга кайткач ул авылдагы шул чишмәгә барган. Авыл кешеләреннән калган истәлекләрдә чишмәне чис-тарткан дигән сүзләр дә бар. Инде шагыйрь булып танылган авылдаш егет белән горурланып, авыл халкы шуннан соң чишмәне “Тукай чишмәсе” дип йөртә башлый. Тик ул чишмә хәзер басуда ук калды. Ләкин ташландык түгел, карап торалар”.

Без Ләйлә Мөхәммәтшина белән “Мулла чишмәсе” янында күрештек. Узган атнаның җомгасында авыл халкы бирегә өмәгә чыккан иде: ир-атлар чишмә тирәлеген чистарта, ауган, егылган агачларны кисәләр, хатын-кызлар чишмәдән ерак түгел, авылга илтүче җәяүле күпере тирәсен чүп-чардан, корыган үләннәрдән арындыра. Иртәдән эш башлаганнар. Көн кичкә авышса да, һәммәсе хезмәттә. “Өмә турында әйтүгә, берсүзсез бердәм булып җыелышты авыл халкы, рәхмәт үзләренә”, — ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин. Авыл халкы аңлаган, әлбәттә, чөнки быел Сабантуйга бу чишмә танымаслык булып яңарып, авыл халкының, кайткан кунакларның да яратып килә торган урынына әйләнәчәк.

Чишмәне “Таттелеком” җәмгыяте җитәкчелеге яңартып эшләргә вәгъдә биреп, Сабантуйга өлгертәчәкләрен белдергән. Бу – әлеге җәмгыятьнең иҗади төркеме быел Габдулла Тукай исемендәге премияне алганнан соң беренче хезмәте. Районыбызда “Таттелеком” эшләгән чишмәләр халыкны тәмле сулары белән куандырып тора. Әҗер-саваплы булсыннар.

Чишмәнең яңартылуында Ләйлә Мөхәммәтшинаның да өлеше бар. 2016 елда Кушлавычта “Тукай укулары” узган вакытта ул басудагы “Тукай чишмәсе” турында сөйли. Укуларга килгән шагыйрь Рөстәм Зәкуан (“Таттелеком”ның иҗади төркем әгъзасы) моны ишетеп ала да, җитәкчелеккә җиткерә. Басудагы чишмәгә яз-көз кереп булмаганга, авыл эчендәге чишмәне яңартырга ниятлиләр. Чишмә генә түгел, авылга таба инеш өстеннән салынган күперне дә алмаштырачаклар. Премия алганнан соң бирегә килгән төркем белән сөйләшү тагын кабатлана һәм менә нәтиҗәсе бүген күз алдында.

Җәмгыять егетләре 7 майда җиңел кулдан эшне дә башлады. Чишмәне яңартып авыл халкына тапшыргач, аларны тагын бер изге эш көтә: авылның, Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт муллалык иткән иске мәчет урынына истәлек тактасы кую. Изге, савап- лы эшләрендә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International