Арчада – бәйрәм!

2018 елның 11 мае, җомга

Арчада – бәйрәм!

9 май – Җиңү көне илебездә иң зур бәйрәм. Еллар үтә, вакыт аяусыз, инде ул җиңүне яулап бирүчеләр сафы да сирәгәя, әмма аларның батырлыгы хәтерләрдә һич тә җуелмый, кадере арта, мәгънәсе тирәнәя генә бара. Бәйрәмнәр алар хәтерләрне яңартып тору өчен дә кирәк.

Бөек Ватан сугышы илебездәге бер генә гаиләне дә читләтеп үтми. Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яулана. Районыбыздан фронтка 27 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмый. Ачлыктан, суыктан, авырулардан гомерләре өзелүчеләр югалтулар исәбенә керми әле. Тылда да бит рәхәт булмаган. Сугыш меңләгән гаиләләрнең нәсел җебен өзгән, бик күпләрнең шәхси тормышын җимергән. Районда өчтән алып бишкә кадәр кешесен югалткан 100дән артык гаилә бар. Сикертән авылыннан Газизулла, Нурулла, Шәйхнур, Мулланур, Миннислам Галиуллиннар. Бер гаиләдән 5 ул фронтка китә! Нурулла – Новгород өлкәсендә, Миннислам – Карелиядә, Шәйхнур Ленинград янында җирләнгән. Газизулла белән Мулланур әлегә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Төбәк–Чокырчадан Осиннар гаиләсе уллары Михаил, Александр, Павел һәм Георгийны югалта. Төрле милләт вәкилләре явыз дошманга каршы иңгә–иң торып сугыша, Җиңүгә үз өлешен кертә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы парадны байрак йөртүчеләр башлап җибәрде. Алардан соң бәйрәм мәйданыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре автоколоннасы үтте.

Менә мәйданга “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар керә. Бүген инде бу акция төрле илләрне, континетларны берләштерә. Сугыш елларында Ватанны дошманнан саклаган, заводларда корал ясаган, кырларда икмәк үстергән фидакарьләрнең балалары, оныклары, оныкчыклары ата–бабаларының порт- ретларын күтәреп бара. Алар бүген дә безнең белән бер сафта! Район башлыгы Илшат Нуриев, бәйрәм кунаклары да гомуми колоннада. Районыбызда әлеге акциядә катнашучылар елдан–ел арта. Шулай булганда каһарманнарыбыз батыр- лыгы үлемсез!

Мәйданда – яшь армиячеләр. Әлеге балалар–яшүсмерләр хәрби–патриотик иҗтимагый хәрәкәте безнең районда 300дән артык укучыны берләштерә. Балаларның ил тарихын белүләре, аны яратулары бик мөһим. “Яшь армия” хәрәкәте яшь буында илебез тарихы, аның геройлары, атаклы кешеләре турында кызыксыну уятырга омтыла.

Бәйрәм мәйданында – мәгариф хезмәткәрләре. Бөек Ватан сугышы халык мәгарифенә һәм мәктәп эшчәнлегенә дә турыдан–туры тәэсир итә. 1940–1941 уку елында районда 83 мәктәп коллективы, шул исәптән 6 урта, 16 тулы булмаган урта, 61 башлангыч мәктәп эшли. Аларда 10229 бала укый. 1937–1939 елларда 10 мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждение төзелә, Арча урта мәктәбе, Күпербаш, Субаш Аты, Өчиле, Курса–Почмак, Түбән Аты мәктәпләре шул исәптә. Сугышның беренче көннәреннән укучылар һәм укытучылар саклану корылмалары төзүдә, уңыш җыюда һ.б. эшләрдә актив катнашалар. Укытучылар тылда, фронтта батырлык үрнәкләре күрсәтә.

Мәгариф идарәсе, мәгариф оешмалары район тормышында мөһим роль уйнадылар һәм бүген дә шул матур традицияләрне дәвам итәләр.

Арчаның Советлар Союзы Герое Валентин Ежков исемендәге 1нче, 2нче урта мәктәпләр, 5нче гимназия, 6нчы урта мәктәп, педагогика көллияте коллективлары бәйрәмгә аеруча җаваплылык хисе тоеп, күңел җылысы биреп әзерләнәләр. Ул колонналарның бизәлеше, матурлыгы!

Яшьләр эшләре, спорт бүлеге, “Арча”, “Арча–Арена” спорт мәктәпләре, “Форпост” яшьләр үзәге коллективлары, яшьләр парламенты әгъзалары, волонтерлар, мәдәният идарәсе, медицина, ЗУЭС хезмәткәрләре, “АСПК”, “Водоканал–Сервис”, “Тепло–Сервис”, “Арча КСМы”, “Энергосервис”, “Металл” ширкәтләре һ.б. коллективлар бәйрәмгә әйбәт әзерләнгән.

Мәйданда хәрби хезмәт ветераннары, хәрби комиссариат коллективы. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби комиссариат 27 мең кешене фронтка озаткан. Ветераннар бүген дә сафта. Алар төрле патриотик чараларда актив катнаша.

Мәйданнан тантаналы марш белән “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы колоннасы уза. Араларында – запастагы офицерлар, прапорщиклар, сержантлар, солдатлар. Алар сугышчан бурычларын намус белән үтәгән.

Парад тәмам. Үзәк мәйданда “Дан” мемориале янында бәйрәм җыены башланып китте.

– Ел саен 9 майда без якты киләчәгебез өчен тиңдәшсез батырлык үрнәкләре, иң югары дәрәҗәдәге әхлакый сыйфатларны һәм пат- риотлык көчен күрсәтеп Җиңү яулап алган халкыбызны хөрмәт белән искә алабыз, – диде район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә. – Ирек яулау өчен барган изге сугыш һәм Бөек Җиңү беркайчан да онытылмас. Без тыныч тормыш яулап биргән сугыш ветераннарына, Җиңү көнен якынайту өчен үз–үзләрен аямаган тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына чиксез рәхмәтлебез!

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республика Президентының бәйрәм котлавын җиткерде.

Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов бәйрәм белән тәбрик итте. Хәрби бурычын үтәргә әзерләнүче Руслан Харисов намус белән хезмәт итәргә вәгъдә бирде.

 Җыенда катнашучылар ил азатлыгын саклап һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориалга чәчәкләр салдылар.

Соңыннан район үзешчәннәре концерты булды. Бу көнне төрле мәдәни, спорт чаралары оештырылды. Музейлар алып килгән сугыш чорын чагылдырган экспонатлар тәэсирләндерерлек иде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International