Аның кебекләр йөзгә бер генә

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Аның кебекләр йөзгә бер генә

Фирая ханымны мин беренче тапкыр Арчада үткән “Авыл хатын–кызы – игътибар үзәгендә” дигән республика чарасында күрдем.

Үзе ясаган сөт продукцияләре күргәзмәсе белән килгән иде ул. Фирая Галәвиева урнашкан урынны бөтен республикадан килгән хатын–кызлар камап алды. Кечерәк буйлы, чандыррак кына гәүдәле, әмма гаҗәеп тере бу ханым беренче чиратта товарлары белән түгел, ә ягымлы елмаюы белән үзенә тартып торды. Моңа ул чакта Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та игътибар иткән булып чыкты. Ул җыелышта шундый батыр йөрәкле, тырыш хатын-кызлар белән горурлануын да белдерде. Шунда Фирая Галәвиева белән якыннанрак танышу теләге туды.

– Мин Казанкада туып- үстем. Ә ул иң алдынгы эшчеләр авылы иде. Һәр хуҗалык икешәр сыер асрады. Хәзер 30 хуҗалыкка ике сыер гына бар. Кечкенәдән эшләп үстем. Казанда укып, Үрнәк сельпосына эшкә кайттым. Түбән Пошалым егетенә кияүгә чыгып, гаилә кордык. Чыпчык авылы кибетендә икебез бергә эшләдек. Ал-ял белмичә. Терлек асрап йорт салдык. Ике ул үстердек. Хәзер икесенең дә үз гаиләсе. Балалар йортыннан алып та ике ул тәрбияләдек әле, – диде Фирая ханым.

Галәвиевлар 2000 елдан үз хуҗалыкларында күп-ләп терлекләр асрыйлар. Биш сыердан башласалар, таналарны калдырып килеп, саннарын гел арттыралар. Бүгенге көнгә хуҗалыкта бозаулар белән бергә барысы 34 баш терлек (19ы сыер).

– Ясалма орлыкландыру проблемасы гына бар. Ясалма орлыкландыручыны Лызидан чакырабыз. 2–3 тапкыр да туры килә. Әти киңәшләрен искә төшереп, нәселлеләрен алып калырга тырышам. “Бака авызлысы ашамчак була, койрыгының каты сөяге тезенә төшеп торсын”, – дия иде. Аннан таналарны кечкенәдән ияләндерә башлыйм , – диде Фирая ханым.

Ишегалларына кергәч, биредә шуның кадәр терлек булуына ышанасы да килмәде – чисталыкка исең китәрлек, бер чүп әсәре юк, чәчәклекләр ясалган, өйләренең тәрәзә төпләрен дә чәчәктән генә торган яран гөлләре бизи...

– Терлекләрне ирем белән бер эшче карый. Мин имчәкләрен генә юам. Өч аппарат белән савабыз. Бер сәгать җитә аңа, – ди Фирая ханым. – Кичен 7–8дә өйгә керәм, өч сәгать сепарат аертам. Көн саен 200 литр сөт. Кайчак ике тапкыр да аертам. Сатып алучыларым килә башлый. Балтачлар Казанга барышлый да кереп чыгалар. Йок- ларга сәгать 12дә ятсам, иртән 4тә торам.

Сөйләве генә җиңел. Сөттән 12–15 төрле продукция ясый ул. Каймак, эремчек, баллы, майлы корт, өй сыры, фетакса сыры, йо-

гырт, май, төрле эчемлекләр һәм башкалар. Мәсәлән, эремчек суының өстен генә җылы килеш ала да, бал кушып сәламәтлек өчен файдалы эчемлек әзерли. Эремчекне дә ул тартмага салып шакмаклы итеп ясый, сатканда кисеп алып бирә торган була.

– Менә әле бүген генә Казанга күргәзмәгә 11 төрле әйбер биреп җибәрдем. Үземнең барырга вакытым булмады, – ди Фирая ханым. – Ә болай минем көннәр билгеләнгән, сатып алучыларым бар, продукцияне сатып бетереп барам. Балтачта мине пәнҗешәмбе, Казанда якшәмбе көтәләр, Арчада базарда Айгөл белән Ниязга калдырам. Алар сата. Мин бик төгәл кеше. Әйткән вакытка килеп җитәм. Арзан сатам. Берничә әйберем калса, көтеп тормыйм. Тагын бар бит ул минем. Аннан вакытны әрәм итәргә хакым юк.

Тагын шунысы, Галәвиевлар бервакытта да тере килеш терлек сатмыйлар. Фирая ханым манты, пилмән ясый, фарш чыгара, итле җирен генә алып та сата. Алучы кешеләре бар. Хәтта итле тортка кадәр ясый. Заказлары да күп икән. Нәкъ торт кебек матур итеп тәмләткечләр, яшелчәләр белән бизәп суыткычта катыра. Микродулкынлы мичкә куеп кына аласың, икенче ашка менә дигән ризык.

– Сүз дә юк, керем бар. Ә чыгым күпме?

– Анысы да күп. Бар нәрсәне сатып алабыз. Пай җиребез бар, тик аңа кул җитми. Бүгенгә 51 тонна ашлык, 300дән артык төргәк печән сатып алдык инде, – диде Фирая Галәвиева. – Хезмәте дә бик авыр. Беркая бара алмыйбыз. Ничек сыерларны калдырып китәсең? Бозаулатырга, тизрәк савып, бозауларына сөт эчертергә кирәк. Карасаң, тәрбияләсәң генә сыер сөтен мул бирә. Тик кечкенәдән канга сеңгән инде, эшләмичә тора алмыйбыз. Ә сату – минем һөнәрем.

Телсез калып тыңлап, сокланып утырдым мин. Күпсенүчеләр дә бардыр. Бездә шулай бит, үз кулыннан эш килмәгәннәр, тырыш кешедән көнләшә. Әмма нәрсә генә булмасын, Фирая ханым кебекләр йөзгә бер генә була.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International